”Казан” халыкара аэропортына ир-ат исемен бирүләре ихтимал
23 октября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Иҗтимагый палатасы ”Казан” халыкара аэропортына исеме бирелергә мөмкин булган тугыз кеше исемен атаган. Әлеге исемлек аэропортның "ВКонтакте"дагы төркемендә чыккан.
“Татарстан Иҗтимагый палатасы игълан иткән исемлектә тугыз якташыбыз бар. Михаил Девятаев, Гавриил Державин, Муса Җәлил, Сергей Королев, Николай Лобачевский, Лев Толстой, Габдулла Тукай, Андрей Туполев, Федор Шаляпин”, - диелгән хәбәрдә.
Исемлеккә ир-атлар гына кергән. Алдан социаль челтәрләрдән файдаланучылар ”Казан” халыкара аэропортына Сөембикә яисә Бөек Ватан сугышы чорында батырлыклар күрсәткән Мәгүбә Сыртланова исемен бирүне тәкъдим иткән иде.
Киләсе сайлап алу этабы дүшәмбе, 29 октябрьдә, башланачак. Аңа кадәр республика халкы великиеимена.рф сайтында үз кандидатларын күрсәтә ала. 500дән күбрәк тавыш бирелсә, ул кандидатлар исемлегенә өстәләчәк.
Социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча әлеге исемлектән популяр булган өч вариантны алачаклар. Бу исемнәр 8 ноябрьдән 30 ноябрьгә кадәр великиеимена.рф сайтында узачак тавыш бирүнең йомгаклау өлешенә эләгәчәк.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)