Казан аэропорты яңа халыкара һәм эчке авиарейслар ачты
30 октябрьдән Казан – Будапешт даими рейслары эшли башлый. Рейслар чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак. 1 ноябрьдән Казан – Ла-Романа (Доминикана) маршруты буенча туры трансатлантик очыш оештырылачак. 520 пассажир сыйдырышлы Boeing 777-300 лайнеры 14 көнгә бер тапкыр очачак.
Якшәмбе көнне Екатеринбург аша Кытай Харбинына яңа рейс барлыкка киләчәк. Төркиянең Анталия шәһәренә рейсларның киң очыш программасы да кышкы сезонның яңалыгы булачак. Моннан тыш Стамбул һәм Дубай рейслары да артачак.
Шулай ук традицион кышкы туристлык юнәлешләре дә тәкъдим ителә: Санья (Кытай), Утапао (Паттайя), Пхукет, Камрань һәм Гоа.
Ноябрьдән март аена кадәр Якутск шәһәренә яңа рейс ачыла. Очулар якшәмбе көннәрендә Екатеринбург аша башкарылачак.
29 октябрьдән Череповецка рейс ачыла. Шулай ук бу кышта Сочи, Краснодар, Мәскәү һәм Санкт-Петербургка да очышлар саны артачак. Кышкы сезонда Казаннан Мәскәүгә көнгә уртача 18 рейс башкарыла.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
