Камил Ларин үзе уйнаган татар, рус, әрмән туйлары турында комедияне Казанда тәкъдим итте
10 сентября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан кинофестивале тамашачысы татар, рус һәм әрмән туйларына багышланган “Бәхет! Саулык!” (Счастье! Здоровье!”) комедиясен фильмның Мәскәү премьерасыннан бер көн алдарак карый алды. Комедияне татар чыгышлы танылган киноактер Камил Ларин Казан кинофестиваленең Махсус тамашалар программасында тәкъдим итте.
Актер әлеге фильмда кәләшнең әтисе ролен башкара.
Камил Ларинны Казан кинофестивале фильмнары күрсәтелгән кинозалда кинофорумның башкарма директоры Миләүшә Айтуганова сәламләде һәм актерга милли кәләпүш бүләк итте. Актер яшел кәләпүшнең аның күзләре төсенә туры килүенә игътибар итте һәм кәләпүшне киеп тамашачылар белән фоторәсемгә төште, тамашачының сорауларына җавап бирде.
“Бәхет! Саулык!” (Счастье! Здоровье!”) фильмын режиссерлар Марк Горобец, Арман Марутян, Леонид Марголин татар, рус һәм әрмән туйларына багышлаган.
Фильмны төшерүчеләр татар туенда кияү һәм кәләшне милли киемнәрдән күзаллаган. Кунаклар татар эстрада җырларына бииләр. Татар кызы үзенең скрипач егетен өйләндертү өчен хәйләгә бара: туганнарыннан егетнең кыйммәтле скрипкасын урлата һәм акча табу өчен туй ясарга тәкъдим итә. Кәләшнең туганнары туй азагында егеткә скрипкасын бүләк итәләр. Аңлашылмаучылыклар хәл ителә һәм туй дәвам итә.
“Без татар туенда түбәтәй кияләрме, аракы эчәләрме дип озак бәхәсләштек. Нинди фильм килеп чыкканын үзегез карап бәяләгез”, - диде ул Казан тамашачысына.
Кияү ролендә Түбән Новгород якларында туып үскән яшь татар җырчысы Марат Яруллин. уйный.
Фильм 13 сентябрьдән прокатка чыга.
Бүген Камил Ларин Казан кинофестивале кинозалларының берсендә үзе төшкән “Кире” фильмының презентациясендә катнашачак һәм Казан кинофестивале ябылу тантанасы алдыннан кызыл келәмнән үтәчәк.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)