Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Истанбулда Төрки дөнья балалар фонды оештырылды

24 сентября 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Төрки дөньяны берләштерү өчен тагын бер адым ясалды. Истанбул университеты гомумтарих кафедрасы җитәкчесе, профессор Ильяс Топсакал “Төрки дөнья балалар фонды” оештырган. Кичә Истабулда әлеге фондны тәкъдим итү кичәсе булды. Анда “Татар-информ”ның Төркиядәге үз хәбәрчесе дә катнашты.

Төрки дөнья балалар фонды җитәкчесе Ильяс Топсакал әйтүенчә, төрки дөньяда фондлар бик күп, әмма балалар өчен булганы юк. Балалар фондын төзү максатын ул, төрки дөнья балаларын киләчәккә әзерләү өчен, дип аңлатты. Төрки дөнья сабыйлары һәм яшүсмерләре моннан соң ешрак очраша башлаячак. Бу җәһәттән төрле мәдәни чаралар оештыру каралган. Төрки дөньяның үзара хәбәрләшүен уңайлы итү өчен социаль челтәрләр булдырып, интернет мөмкинлекләреннән киңрәк файдалануга игътибар биреләчәк. Киләчәктә төрки дөнья балаларының үз матбугатларын, радио һәм телевидение каналларын булдыру мөмкинлекләре дә каралачак. Куелган максатлар арасында балалар өчен китаплар бастыру, хәтта төрки дөньяның үз нәшриятын булдыру да бар.
И.Топсакал төрки дөньяның һәр яклап замана белән бергә атлап баруын кайгыртуларын, балаларга югары төрки аң сеңдерергә тырышуларын әйтте.

Төрки дөнья балалар фондының генераль сәркатибе Зәйнәп Маҗит төрки дөнья балалары өчен киләчәктә мәктәпләр ачу, алар арасында олимпиадалар үткәрү, сәнгати осталыкларын күрсәтерлек платформалар булдыру, белем һәм спорт бәйгеләре үткәрү дә күз алдында тотылуын билгеләп узды. Ул: “Төрки дөнья балалары һәръяклап үзләрен камилләштерергә тиеш. Фондыбыз аларның интеллектуальлеген үстерүгә өлеш кертәчәк. Төрки яшь буынның ана телләрен камил өйрәнеп, тарихларын, мәдәниятләрен, сәнгатьләрен тирәнтен белеп, милли шәхесләрен танып үсүләрен телибез. Төрки дөнья балалары үзара аралашып, төрки милләт булулары белән горурланып үсәргә тиеш, дип саныйбыз. Фондыбыз бу максат юнәлешендә эшләячәк”, - диде.

Төрки дөнья балалар фондын таныту кичәсе бер минутлык тынлык һәм Төркиянең дәүләт гимны белән башланып китте. Чарада мәркәз губернаторы Гүнгөр Азим Туна, Балалар уеннары һәм спорт клублары федерациясе президенты Мәһмәт Мутлу, NTV телеканалының хәбәрләр бүлеге җитәкчесе Әхмәт Яшелтәпә котлап чыгыш ясадылар. Алар, төрки дөньяның бөек көч булуын белдереп, төрки халыкларның берләшүенә, сәясәттә дә, икътисадта да, социаль тормышта да бергә хәрәкәт итүләре кирәклегенә басым ясадылар.

Төрки дөнья балалар фонды төрки халыклар яшәгән илләрдәге балаларны үз милли гореф-гадәтләре нигезендә, аларның милли тарих, әдәбият, сәнгать-мәдәният өлкәсендәге белемнәрен ныгытып, ана телләренә мәхәббәт тәрбияләп үстерүне максат итеп куя. Төрки халыклар арасындагы уртаклык һәм охшашлыкларны яшь буынга сеңдерү, үзара аралашуны арттыру, төрки илләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне киңәйтү - фондның төп принципларын тәшкил итә.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"