Илшат Әминев: Казан теләсә нинди дәрәҗәдәге дөньякүләм вакыйгалар уздырырга әзер
28 октября 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан иң югары инфраструктура таләпләре булганда да теләсә нинди дәрәҗәдәге дөньякүләм вакыйгалар уздырырга әзер. «Татар-информ»га мондый фикерне ТНВ телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминев әйтте.
«Бу инфраструктура планында Казанның бик нык алга китеше. Яңа кунакханәләр, юллар, килгән кешеләр өчен уңайлы яшәү урыннары. Теләсә нинди дәрәҗәдәге мәйданчыклар тәкъдим итә алу мөмкинлеге. Бу очракта, әлбәттә, «Казан Экспо»ны күз уңында тотам. Анда теләсә нинди чаралар уздырырга була», – ди ул.
Илшат Әминов сүзләренчә, саммитта катнашучылар да, кунаклар да Казанның яшәү өчен бик уңайлы һәм дустанә шәһәр булуын бәяләгән. Ул Глобаль Көньякның һәм Глобаль Көнбатышның Россиягә капкасы була бара. Спикер Һиндстанның Казанда генераль консуллык ачарга карар кылуын да искәртте.
«Ягъни, Казан Россиянең бөтен Европа өлешендә иң зур консуллык үзәгенә әйләнеп бара дияр идем. Шунысы да мөһим, Рөстәм Миңнеханов дөнья илләренең күп кенә лидерлары белән дә очрашты һәм бу шәхси мөнәсәбәтләр. Соңыннан болар төрле икътисади, социаль һәм мәдәни проектларга әвереләчәк. Татарстан халыкара хезмәттәшлек, икътисади хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр ача. Рәисебезне белгәнгә күрә, ул әлеге мөмкинлекләр белән тулы куәтенә кулланачак дип ышанам», – диде эксперт.
Фото: ТНВ
Источник: https://tnv.ru/tat/news/policy/423773-ilshat-minov-kazan-tel-s-nindi-d-r-d-ge-d-nyak-l-m-vakyygalar-...

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)