“Әйдә ТНВга!” бәйгесенең финалистлары билгеле
Бәйге 9 апрельдә игълан ителде. Анда мәктәп укучылары катнаша. Җиңүчеләргә КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә журналистика белгечлеге буенча яңа милли медиа (бакалавриат) юнәлешендә белем алу өчен «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең максатчан гранты биреләчәк.
“Әйдә ТНВга!” бәйгесенә беренче турга барлыгы 41 эш кабул ителгән. Аларның 28е икенче турга үтте. “Мин – кадрда” дип аталган бу турда катнашучылар видеопрезентация тәкъдим иткән. 28 кеше арасыннан 6 кеше финалга үткән.
Конкурсның финалистлары:
1. Энҗе Габдуллина, Актаныш районының 1нче мәктәбе укучысы;
2. Алия Сабирова, Арча районының 5нче гимназиясе укучысы;
3. Алия Сабитова, Әгерҗе районы Тирсә авылы мәктәбе укучысы;
4. Сиринә Сахапова, Лениногорск районының Иске Кувак мәктәбе укучысы;
5. Инзилә Хөсәенова, Азнакай шәһәренең 8нче мәктәбе укучысы;
6. Айзилә Шәймөхәммәтова, Актаныш районы “Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты” укучысы.
11 май көнне финалистлар танылган татар журналистларыннан интервью алачак. “Интервью” жанрында узачак конкурска булган иҗади таләпләр: интервью алыначак кеше белән уртак тел таба алу, аның шәхесен ачып бирердәй сораулар бирү. Өченче тур нәтиҗәсендә 3 кеше ТНВдан КФУда бушлай белем алуга юллама отачак.
“Финалистларны ачыклау шактый кыен булды. Бик кызыклы эшләр килгән килде. Һәр бала үзенчә тырышкан, казанышлары, биографиясе турында бәян иткән. Без креативлыкка игътибар иттек. Ягъни сюжет оригиналь булырга тиеш иде. Катнашучының үз-үзен тота белүе, үзен тәкъдим итә белүе, эмоциональлек дәрәҗәсе, шулай ук сөйләм теленең чиста, матур булуы, тиешле интонация һәм басым белән сөйләве безнең өчен мөһим булды. Төрле критерийлар буенча 6 финалистны соңгы турга сайлап алдык”, - дип сөйләде КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә кафедра мөдире, профессор Васил Гарифуллин.
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина әйтүенчә, финалистларны сайлаганда, жюри әгъзалары арасында бәхәсләшүләр дә булган. “Жюрида төрле кешеләр бар. Университетта укытучыларга белем бирәсе, оста журналист итәсе, ә безгә ул балалар белән эшлисе, телевизион журналистиканың асылына өйрәтәсе. Шуңа да һәр кеше үз ягын исәпкә алып эш итәргә тырышты”, - ди Сәрия Хәбибуллина. Шулай да жюри әгъзалары 3 финалистны бәхәссез, бер тавыштан сайлаган.
“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең грантын оту буенча конкурс эшләрен бәяләүче жюри: Әминов Илшат Юныс улы – «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры – жюри рәисе, Гарифуллин Васил Заһит улы – КФУның журналистика һәм медиакоммуникацияләр Югары мәктәбендә кафедра мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Сафиуллин Илшат Илдус улы - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының беренче урынбасары, Тимерҗанова Мәдинә Фатыйх кызы - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директорының мәгълүмати тапшырулар буенча урынбасары, Абдуллина Ләйсән Наил кызы – КФУның Бердәм мәгълүмати-нәшрият үзәге баш мөхәррире, Гыйниятов Данил Шамил улы - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директор урынбасары, ТНВның баш мөхәррире, Хәбибуллина Сәрия Нуретдин кызы - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясе баш мөхәррире.
“Әйдә ТНВга!” конкурсы максаты - татар мәктәпләрен тәмамлап, татар телен камил белгән, иҗади яктан сәләтле балаларга телевизион журналистика һөнәрен үзләштерергә ярдәм итү, “Яңа гасыр” республика каналында эшләү өчен югары белемле милли кадрлар әзерләү, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/05/03/163272/
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
