Хәния Фәрхине тамашачылары флешмоб белән искә алачак
5 сентября 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Танылган җырчы Хәния Фәрхи арабыздан киткәнгә 7 сентябрьдә 40 көн тула. Шул уңайдан, атказанган артистны тамашачылары флешмоб белән искә алачак. Алар барысы бергә "Əлдермешкә кайтам әле" җырын башкарачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына чараны оештыручыларның берсе Ринат Шәяхмәтов хәбәр итте.
"Флешмоб 7 сентябрь көнне 18.00 сәгатьтә Галиәскәр Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында узачак. Атна уртасы булуга да карамастан, Хәния Фәрхинең кызы Алсу белән нәкъ шул көнне үткәрергә булдык. Баштан Əлдермеш авылында үткәрербез дигән идек. Əмма анда күп кеше бара алмаячак. Шуңа Камал театры янын сайладык", - диде Ринат. Аның сүзләренчә, театр каршына ничә кеше килүгә дә карамастан, флешмоб барыбер узачак.
Мәгълүм булганча, быел май аенда 57 яшен тутырган җырчы туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат була. 28 июльдә Тәтешле районында да хушлашу чарасы оештырылды.

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)