Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйге 2020 елның 25 гыйнварында Ютазы районы Урыссу бистәсендә үткәреләчәк.

Әлеге конкурсны үткәрүнең максаты – мөслимәләрне хакыйкый Ислам дин гыйлеме алырга чакыру, шулай ук Коръән буенча белемнәрне арттыру һәм киләчәктә дә Кәлам Шәрифне яттан өйрәнүгә омтылышларын үстерү.

Коръән укучылар бәйгесендә катнашу өчен, гүзәл затларның яше чикләнмәгән. Төп шарт – туташлар һәм ханымнар Коръән хафизлар әзерләү яки Коръән ятлау үзәге шәкерте булмаска тиеш.

Конкурс ике номинациядә уздырыла: Коръәннең өч җүзен (28, 29, 30) белү һәм Коръәннең дүрт (27, 28, 29, 30) җүзен белү. Әлеге җүзләрне яттан укудан тыш, төп таләпләр булып мәхраҗ (авазларны дөрес әйтү) һәм тәҗвид (дөрес укый белү) кагыйдәләрен белү, Коръәнне аһәңле (матур тавыш белән) уку тора.

Хатын-кызлар арасында Россиякүләм Коръән укучылар конкурсы Татарстан мөфтияте, Көньяк-Көнчыгыш казыяте, Ютазы мөхтәсибәте һәм район хакимияте катнашында Урыссу бистәсендә беренче тапкыр уздырыла. Катнашу өчен гаризалар 2020 елның 15 гыйнварына кадәр aisha-ustaz@rambler.ru почтасына кабул ителә (түбәндә бирелгән анкетаны тутырып җибәрү кирәк).

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"