Үгез җәрәхәтләгән гөмбәчене вертолет белән РКБга илткәннәр
8 сентября 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Август ахырында Кукмара районында булган хәл. 62 яшьлек гөмбәче һәм аның хатыны көтү йөргән җиргә килеп чыкканнар. Аларны үгез күреп ала һәм иргә ташлана. Мөгезле терлек гөмбәчене башта өскә чөя, аннары җирдән сөйрәп йөри. Хатынга тими. Бу хәлне “Бизнес-Онлайн”га РКБ матбугат үзәгендә хәбәр иткәннәр. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, зыян күрүчене башта Кукмара хастаханәсенә илткәннәр. Кабыргалары сынган була. Әмма, табиблар күзәтүендә булса да, хәле яхшыга бармый. Баксаң, сынган кабыргалары үпкәсенә зыян салган икән. Һава тәндә җыела башлый һәм пациент күзгә күренеп кабара. Ир-атны вертолет белән РКБга илтәләр. Татарстанның үзәк хастаханәсендә сынган сөякләрне титан пластиналар белән ялгыйлар. Остеометаллосинтез дип атала икән бу. Үгез җәрәхәтләгән ир-атның хәле яхшыруга бара.
МАТБУГАТ
МАТБУГАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
