Галиев мәчетендә исламның актуаль мәсьәләләре турында лекцияләр башланды
1 октябрь көнне лекцияләр циклын “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Зөлфәт хәзрәт Габдуллин башлаган. Ястү намазыннан соң ул хәдис гыйлеме буенча дәрес үткәргән. Лекцияне тыңларга утызлап яшь мөселман килгән.
Зөлфәт хәзрәт сәдаканың мәгънәсен ачкан. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм сәхабәләр мисалында ул үзеңнең финанс торышыңнан чыгып сәдака бирүне аңлаткан. “Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткәнчә, Аллаһы Тәгалә сәдака бирүнең башка юлларын да күрсәткән. Тәсбих кылу – сәдака, изге эшкә чакыру һәм яманлыктан тыю – сәдака; гаиләңә күркәм мөнәсәбәттә булу – шулай ук сәдака”, – дигән Зөлфәт хәзрәт.
Хәзрәт шулай ук яшьләргә үз араларыннан дуслар сайлау буенча киңәшләрен биргән. “Сәхабәләр бер-берсе белән изге гамәлләр кылуда ярышканнар. Шундый әйтем бар: синең дустың үзеңә караганда да яхшырак булырга тиеш. Әгәр син дустыңның күп изге гамәлләр кылганын күрсәң, синдә стимул булачак: аның белән тигез яки аннан да яхшырак булырга. Үзегезне аска өстерәүче дусларны сайламагыз”, – дип әйткән Зөлфәт хәзрәт.
Хәдис гыйлеме буенча дәресләр һәр дүшәмбе ястү намазыннан соң узачак. Һәр сишәмбедә исламның актуаль темалары буенча лекцияләр, вәгазьләр укылачак. Чәршәмбе көнне Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесе Булат хәзрәт Мөбарәков хәнәфи фикъһен алып барачак. Пәнҗешәмбе көнне 18.00 сәгатьтә “Мөселман дискуссион клубы” үз эшен башлап җибәрәчәк, диелгән әлеге хәбәрдә.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
