“Гаилә” мәчетендә бәхетле гаилә төзү серләренә өйрәтәләр
30 января 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
31 гыйнвар көнне 18:30 сәгатьтә Казанның “Гаилә” мәчетендә түгәрәк өстәл узачак. “Мөселман гаиләсендә ир-ат һәм хатын-кыз. Рольләр алмашу?” дигән темага багышланган чарада дин һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашачак.“Гаилә” мәчетендә “Адәм белән Һава” гаилә төзү һәм саклау үзәге эшләп килә, - ди Илмир Хәбибуллин. - 31 гыйнварда узачак чарада ир-ат белән хатын-кызның гаиләдәге вазыйфалары турында фикер алышачаклар. Ир балалар һәм кызлар үстерү тәҗрибәләре белән уртаклашачаклар. Чараның кунагы Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары, Казанның Совет районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин да булачак”.
“Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин билгеләп узганча: “Гаиләне төзү генә җитми, аны саклап тору өчен көн дә үз өлешеңне кертеп тору кирәк”. Гаилә проблемаларына багышланган шушындый түгәрәк өстәлләр циклын башлап җибәрүдә шул максатны күз алдында тота. Фикер алышуның беренчесе ир-ат һәм хатын-кызның гаиләдәге роле мәсьәләсенә кагылачак.
“Гаилә” мәчете каршындагы “Адәм белән Һава” гаилә төзү һәм саклау үзәге бишенче ел эшли. 2017 елның ахырыннан бу юнәлешне Алсу ханым Шакири җитәкли. Үзәк кысаларында гаилә проблемалары буенча консультацияләр үткәрелә, төрле чаралар оештырыла һәм таныштыру хезмәте күрсәтелә. Яңа 2018 елның беренче нәтиҗәләре дә бар. Үзәк эшчәнлеге җанландырып җибәрелүгә ике ай дигәндә “Адәм белән Һава” аркылы танышкан беренче парга гыйнварда никах укылды.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)