Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Гаиләдә 15 бала!

Атна саен гыйбрәтле язмышлар турында сөйләргә тырышабыз. Бу атнаның герое - Балтач районының ПыжмарА авылында яшәүче Хәбир һәм Алсу Мөхәрләмовлар. Алар 15 бала тәрбияләп үстерә! Бу атнада Владимир Путин әлеге гаиләне "Ата-ана даны" ордены белән бүләкләү турындагы карарга кул куйды. Әлеге куркәм яңалык иртәгә билгеләп утеләчәк әниләр көне алдыннан килеп иреште.

Гаиләдә 15 бала!
Гаилә башлыгы - гап-гади тракторчы, әниләре фермада эшләгән. Балалары кайсы эшмәкәр, кайсы янгын сүндерүче, кайсы шәфкать туташы. Ни хикмәт, барысына да ата-ана назы җиткән, барысы да кеше булган. Балалар туган тел мохитендә тәрбияләнгән. 35 ел бергә гомер иткән парның гаилә сере нидә, аларга нәрсә терәк һәм ярдәмче булган? Бөтен илгә танылган Мөхәрләмовларның лаеклы орден алу шатлыгын Айгөл Бәдретдинова да уртаклашты.

Ара никадәр ерак булмасын, туган нигез кадерле. Бу юлы балалар әниләр көне белән котлау өчен генә түгел, ил башлыгыннан дәрәҗәле исем алу хөрмәтенә дә кайтканнар. Балтач районы Пыжмара авылында яшәүче Мөхәрләмовлар 15 бала үстерә! 9 малай, 6 кыз. Хәзер 6 килен, кияү, 10 онык та бар!

Яннарында хәзер 3 сабыйлары, калганнары - Казанда, инде үз гаиләләрен корып яшиләр. Берәм-берәм булса да кайтсалар - чын бәхет!

Бергә эш тә тизрәк бара. Гаилә үз традицияләрен саклый.Туган көннәр, яңа ел - бәйрәмнәр тагын да берләштерә. Бу гаиләдә - һәр баланы якын күреп, 15нә дә игътибар җиткерә алганнар.

Һәр баланың үз һөнәре: кайсы янгын сүндерүче, кайсы эшмәкәр, төзүче, тракторчы, шәфкать туташы. Кайсы әле студент, мәктәп укучысы. Аларны хезмәт сөючәнлек берләштерә. Әтиләре шулай өйрәткән.

Хезмәт кешене шәхес итә, ди гаилә башлыгы. Балаларны да шулай тәрбияли.

Хәбир Мөхәрләмов - атказанган механизатор, 38 ел тракторда-комбайнда, тормыш иптәше Алсу - "Ел хатын-кызы" Республика конкурсында җиңүче. Владимир Путинның аларга "Ата-ана даны" орденын тапшырасын белгәч, тагын да сөенәләр, һәр бүләк күңел җылысын саклый.

Олыларны кадерләү, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү - тату гаиләнең сере шунда. Аларны пандемия дә аермый. 15 бала белән дә видеоэлемтә аша аралашып торалар.

Нинди генә фәлсәфи сорау бирсәң дә, гаилә башлыгы гади җавап таба белә. Мөхәрләмовларның фәлсәфәгә бирелергә, артык сузгә вакытлары юк. 15 баланы аякка бастыру өчен, һәрдаим хезмәттә булырга кирәк. Ә эш турында онытканнарның шундук исенә төшерәләр!

tnv.ru
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"