Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Флюра Сөләйманова 80 яшьлегенә багышланган иҗат кичәсен “Әниемә” җыры белән башлады

Кичә Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе залында Татарстанның халык артисткасы, легендар җырчы Флюра Сөләйманова 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Җырчы үзенең иҗат кичәсен “Әниемә” җыры белән башлады.

“Бу җыр мине халыкка танытты, аның илле елдан артык тарихы бар. Кая гына барсам да, нинди генә концерт, бәйрәм булсынмы бу җырдан башка үтми. Хәтта башка милләт вәкилләре дә әлеге җырны яратып, ятлап бетергән. “Әниемә” җырын Казахстанда өйрәндем. Ул вакытта мин Сара апа Садыйкова хорына йөри идем”, - дип искә алды җырчы.

Тулы залның көчле алкышлары җырчыга хөрмәт билгесеннән озак тынмады. Иң беренче булып чараны Габдулла Тукай исемендәге Татарстан филармониясе директоры Кадим Нуруллин ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул җырчының тавышын, башкарган җырларын татар сәнгатенең зур байлыгы булуын әйтте.

“Легендар җырчы үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, талантын җыр сәнгатен үстерүгә юнәлткән бөек шәхес. Мәшһүр җырчы безнең өчен зур хөрмәткә ия, ул татар дөньясының моң патшабикәсе. Бөтен татар халкы исеменнән татар музыкасы сәнгатен үстерү һәм пропагандалауга зур өлеш керткән өчен рәхмәт сүзләрен белдерәбез”, - диде ул.

Кадим Нуруллин Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ильдар Гыйльметдинов исеменнән дә иң изге теләкләр, рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Флюра Сөләйманованы күркәм юбилее белән иҗатташ дуслары тәбрикләде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле җырларын бүләк итте. “Артист халкы өчен иң кадерлесе – халык игътибары. Флюра апаның янәшәсендә һәрвакытта да яраткан тамашачысы булды”, - диде Айдар Фәйзрахманов.

049.jpg

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов юбилярның иҗатына соклануын белдерде. “Флюра апа хакында бик күп сөйләргә була. Аның үзе хакында бернәрсә дә әйтми, җырын гына тыңларга да була. Без җыр сәнгатендә Флюра Сөләйманова шәхесенә бәя бирәбез икән, тарих битләренә бер генә җырын кертсәк тә була. Ул кабатланмас җырлары белән тиз арада үз тыңлаучысын тапты”, - диде.

Флюра Сөләйманованы котларга якташлары да килде. Кама Тамагы районы башлыгының урынбасары Газинур Габидуллин җырчыга “Кама Тамагы – Татарстан хәзинәсе” исемле китап бүләк итте. ”Кама Тамагы халкы исеменнән олы рәхмәт әйтәм. Сезнең белән бик нык горурланабыз. Сез авыр тормышы юлы узып, бүгенге көндә татар эстрадасының легендасы исемен йөртүче шәхес”, - диде ул.

Кичәдә күренекле җырчыга котлау сүзләре җиткерүчеләр, иҗади күчтәнәчләрен бүләк итүчеләр күп булды. Чыгышлар нәфис сүз җыр-моң белән үрелеп барды.

Флюра Сөләйманова 1939 елның 10 мартында Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында туа. Тугызынчы классны тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, киез итек комбинатына эшкә урнаша. 1950 ел урталарында М.Горький исемендәге клубка килә һәм шунда С. Садыйкова җитәкләгән хорда җырлый башлый. 1960 елда Казахстанның Актүбә һәм Алма - Ата дәүләт филармониясенең татар артистлары бригадасына кабул ителә.
Флюра Сөләйманова Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев җитәкчелегендә Ульяновск өлкәсендә эшләүче татар артистлары бригадасында берничә ел эшли. Соңрак "Татарстан" радиосына эшкә урнаша. Соңгы елларда ул филармония сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы концертларында чыгыш ясый.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"