Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Фикус гыйшкы, оялчан мимоза, елак алоказия: бүлмә гөлләренең дә җаны бар!

18 августа 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Борынгы фәлсәфәчеләр барлык табигый организмнарны тере дип санаганнар. Алар уйлавынча, минераллардан алып, үсемлекләр, хайваннар кадәр уйларга, эмоцияләр кичерергә сәләтле. Бүген галимнәр, скептицизм каршылыгын җиңеп, акрынлап шул ук фикергә килделәр.

Үсемлекләрнең кешенең тавышына, аның эмоциональ хәләтенә, музыкага үзенчә реакция белән җавап кайтара алуы мәгълүм. Шулай ук, аларның уңай яки тискәре энергетика таратуы бәхәссез. Кем булса да авырса, үлсә, алар да моңсулана, чәчәкләрен коя, хәтта корулары да ихтимал. Гөлләрнең торышы гаиләдәге мохитне көзгедәгедәй ачык чагылдыра, ди биологлар.

Кайбер борынгы биологлар үткәргән экспериментлар техник яктан катлаулы түгел һәм лаборатор шартларда бүген җиңел кабатлана. Ә нәтиҗәдә бер үк күренеш күзәтелә: үсемлекләр тере. Үсемлекләр җанлы да түгелме икән әле хәтта… Алар күрергә, тәм тоярга, ишетергә, төрледән-төрле эмоцияләр кичерергә сәләтле. Моннан тыш, алар аралаша, кешеләргә ияләшә, газаплана, кайгыра, сөенә, анализлый һәм хәтта ярата беләләр икән. Үсемлекләрнең яхшы хәтерле булулары да — факт.


1966 елда Америка тикшеренүчесе Клив Бакстер үсемлеккә ялган детекторы тоташтыра. Приборга ялгаганнан соң, ул үсемлекне төрлечә сыный башлый. Тикшеренүче бер кешегә җәфалаучы, ә икенчесенә дәвалаучы ролен уйнарга куша. Әлеге эшкә алынган ир-атларның берсе үсемлекнең ботак-яфракларын сындыра, ерткалый, яндыра, ямьсез сүзләр әйтә, икенчесе — яраларны дәвалый, туфракка су сибә, ягымлы сүзләр атый.

Нәтиҗәдә, үсемлекнең кешеләрне аера башлавын күзәтәләр. Бүлмәгә «җәфалаучы» кергәч, үсемлек «борчыла» башлый, приборда аның электр активлыгы артуы күзәтелә. «Дәвалаучы» якынлашканда исә «тынычлана», электр активлыгы кискен рәвештә кими. Моннан тыш, яфракларга ут төртеп карау нияте белән тикшеренүчеләрнең шырпы сызганын да сизеп алып, үсемлекнең алдан «борчыла» башлавын күзәтәләр. Экспериментатор үсемлекләр электромагнит тирбәнешләрне сизә һәм хәтта уй-фикерләрне «укый», дигән нәтиҗәгә килә. Шулай итеп, гаять зур ачыш ясала.

Моннан соң да дөньяның төрле лабораторияләрендә башкарылган тәҗрибә нәтиҗәләре шуны раслый: үсемлекләр мускуллары, нервлары, хәтере бар һәм алар музыка сәләтенә ия. Алар салкын тиюдән, начар тукланудан һәм хәтта күңелсезлектән чын-чынлап җәфа чигә ала.

Үсемлекләр күрә
АКШның Лос-Анджелес шәһәрендәге Калифорния университеты галимнәре үсемлекләрнең махсус рецепторлар ярдәмендә яктылык көненең озынлыгын билгеләвен һәм шуңа бәйле рәвештә чәчәк атуның оптималь вакытын билгели белүләрен ачыклаган. Үсемлекләр кояш яктылыгының кирәгеннән артык булуына вакытында игътибар итә: алар үзләренә куркыныч янаучы дозадагы ультрашәмәхә нурланыштан саклану өчен яфракларында махсус субстанцияләр җитештерәләр.

 Үсемлекләр кызгана
Үсемлекләрдә мондый сәләтнең булуын раслаучы күп кенә тәҗрибәләр бар. Мәсәлән, ялган детекторына тоташтырылган үсемлекнең «күз алдында» кайнап торган суга тере балыклар салганнар. Аннары башка үсемлекләргә ут төрткәннәр. Беренче очракта приборга ялганган үсемлек бер төрле ешлык белән «борчылса», башка үсемлекләрне яндырганны «күргәч», ул бөтенләй кайгыга бата. Приборда үсемлекнең электр активлыгы бик каты ешаюы күзәтелә.

Үсемлекләр хәтерли
Үсемлекләрнең хәтерен сынаган бер экспериментта хатын-кызга бер үсемлекнең күз алдында икенче үсемлекне тамыры белән тартып чыгарырга һәм идәнгә ташлап таптарга кушыла. Берничә көннән соң әлеге хатын-кыз янәдән аппаратка ялганган үсемлек янына килә. Моннан берничә көн элек хатын-кызның рәхимсез гамәленә шаһит булган үсемлек аны танып ала, прибор үсемлекнең агрессив реакциясен күрсәтә. Мондый тәҗрибәләр үсемлекләр кешеләрне исләрендә калдыра, дип фаразларга мөмкинлек бирә. Бүлмә үсемлекләренең үз хуҗаларын башкалардан аеруы, ерактан тануы да ачыкланган. Берәү, мәсәлән, бүлмә гөлләрен күршесе карамагына калдырып кая да булса китте икән, үсемлекләр күршенең чит кеше булуын шундук сизә. Приборга тоташтырылган булсалар, бу ачык күренер иде.

Үсемлекләр ярата
Әлеге күзәтү үсемлекләрне өйрәнә торган бер лабораториядә ясалган. Лабораториядәге үсемлекләрне приборга ялгап, айлар дәвамында берөзлексез күзәтү астында тотканнар. Алар артыннан чибәр лаборант кыз караган. Тиздән лаборатория хезмәткәрләре «сыналучыларның» берсе — фикусның кызга гашыйк булуын аңлый. Кызның бүлмәгә керүе була, үсемлек хисләр кичерә башлый, мониторларда бу ачык кызыл төстәге динамик синусоида буларак күренә. Лаборант кыз чәчәккә су сибеп, аның яфракларындагы тузанны сөртә башлагач, синусоида шатлыктан тетрәп тора, фикус сабакларын берникадәр ия, кызның кулларына «назлана». Бервакыт кыз коллегасы белән сөйләшеп торганда шаяртып кына егеткә «яратам» дип әйтә. Фикус исә бик каты көнләшә. Приборда синусоиданың бик көчле һәм агрессив рәвештә дулкынлануы күзәтелә.          

«Елак» гөлләр

Алоказия. Халыкта аның күп төрле атамалары бар. Зур яфракларының оригиналь формасы аркасында аны «фил колагы» дип тә йөртәләр. Бу гөл кайсыбер көнне «елап» утырырга мөмкин. Гөлнең яфраклары эре тамчылар белән каплана. Сөртеп алган очракта янәдән чылана. Кайбер хуҗабикәләр бу гөлне яратып бетерми, күпләр бөтенләй алоказияне өйдә тотмау яклы. Нигә дигәндә, халыкта бу гөлне өйгә хәсрәт чакырып, авыру яки үлем көтелүенә ишарә кылып елап утыручы гөл дип кабул итәргә күнегелгән икән. Чынлыкта исә «елак» гөлләр фито-барометр ролен башкара, ягъни һава торышындагы үзгәрешләрне сизә. Шунлыктан аларның яфраклары тиздән яңгыр явып узачагын фаразлап дымлана, тамчылар белән каплана. Хуҗабикәләр, гөлләрегез балавыз сыгып утыра башласа, пошаманга калырга ашыкмагыз, бары тиздән яңгыр явып узачагына әзер булыгыз.

Кислица. Бу декоратив культураны күбәләкне хәтерләтүче гадәти булмаган формадагы яфраклары өчен күп хуҗабикәләр ярата. Тик эстетик матурлыктан тыш, кислица гамәли кыйммәткә дә ия. Кислицаны шулай ук фито-барометр дип атыйлар, чөнки чәчәкнең тышкы кыяфәте буенча һава торышының үзгәрүен төгәл билгеләргә була. Кич белән кислицаның яфраклары бөтерелә. Әгәр көндез гөлнең яфраклары үзләрен шулай ук тотсалар, димәк, алар яңгыр көтелүе хакында әйтәләр.

Яран. Нигездә, яранны бинадагы һаваны зарарсызландыру сәләте аркасында үстерәләр. Моннан тыш, яран шулай ук һава торышын фаразларга сәләтле. Яңгыр алдыннан үсемлекнең сабаклары, әйтерсең, өскә омтыла, үсемлек сузыла, «баса».

«Оялчан» мимоза

Мимозаны халыкта еш кына татар кызы белән чагыштыралар. Бу гөл, беренчедән, искиткеч матур. Мимоза — яз һәм сафлык символы. Исеме дә, билгеле, юкка гына «оялчан» түгел. Мимозаның яфаклары гаять сизгер. Җиңелчә генә булса да кагылдыңмы — мимоза яшеренә, кача. Гөлнең яфраклары бөтәрләнә, йомыла, ә сабаклары берникадәр иелә төшә. Үбеп алыйм, диеп үрелсәң, йөзен учлары белән каплап, читкә тайпылучы яшь кызлар кебек ул. Андый кызлар юктыр инде ул хәзер, шәт.

Ә мимозаның исә мондый кыланмышы болай аңлатыла. Гөлнең яфраклары тышкы ярсыткычларга җавап итеп, билгеле химик кушылмалар аерып чыгара, алар арасында калий ионнары бар. Калий ионнары яфракларның күзәнәкләренә су бүлеп чыгару командасы бирә, күзәнәкләрдә ярсу барлыкка килә, шулай итеп, үсемлекнең яфраклары «ялт» итеп бөтәрләнә.

Дога кылучы гөл

Маранта. Халык телендә «дога гөле» дип йөртелә. Ястү намазы вакыты кереп, азан яңгыраганда, бу гөлнең кеше учлары кебек фомадагы яфраклары күккә күтәрелә, әйтерсең, амин тота. Чынлыкта, үсемлек шулай яктылыкка тилмерүен белдерә. Төнозын амин тотып чыга инде, кыскасы. Таңда янәдән җиңел сулап куя ул. Яфраклары җәелеп, ачылып, иркенләп кала. Киләсе төнгә кадәр. Бу гөл кешеләрне тынычландыру сәләтенә ия. Тормышта үз юлын таба алмаганнарга булыша. Маранта йорттагыларның иманын да ныгыта, диләр. Өйгә тынычлык, иминлек иңдерә. Йокысызлыктан коткара. Маранта чәчәк ата башладымы — тиздән сезнең матди иминлегегез ныгыячак дигән билге. Марантаны урын өстендә ятучы авыру кешенең баш очына куярга да кушалар. Имеш, гөл авыруга саулык теләп һәр төн саен дога кылып торачак.


Ерткыч үсемлек

Венерина мухоловка — ерткыч үсемлек. Үсемлекне Рим мәхәббәт һәм үсемлекләр алиһәсе Венера исеме белән атыйлар. Үсемлек сазлыкларда үсә. Анда туфрак, билгеле, туклыклы матдәләргә ярлы. Шулай итеп, үсемлек бөҗәкләр белән тукланырга мәҗбүр.

Үсемлекнең нечкә сабакларының башында «капкан» урнашкан. Ерткыч үсемлек корбанын «капканга» махсус нектар ярдәмендә вәсвәсәләп кертә. Үсемлекнең яфраклары татлы нектар җитештерә, аның хуш исенә бөҗәкләр очып килә.

«Капкан» эчке яктан бик сизгер йон белән капланган. Капканга эләккән бөҗәк шул йонлач өслекне ярсытуы белән ерткыч үсемлекнең «авызы» ябылу механизмын активлаштыра.

Байлык, муллык, дәрәҗә һәм уңыш китерүче гөлләр

Крассула, яки калын яфрак — иң танылган акча гөле. Түгәрәк яфраклары формасы буенча тиен акчаларны хәтерләтә. Өегезгә байлык килсен дисәгез, крассула үстерегез. Нәтиҗәлерәк булсын өчен аны кызыл савытка утыртыгыз, төбенә вак акчалар салыгыз. Кызыл тасма белән бәйләп куйсагыз да була. Гөл вак яфраклы булып үссә, кесәләрегездә җил уйнаячак, әгәр инде зур һәм калын яфраклы булып үсә икән — сезгә байлык ишелеп төшәчәк.

Бәхетле бамбук (драцена Сандера). Бамбукның тиз үсә торган ботаклары үсеш символы булып тора. Уңыш һәркайчан бу гөлне үстерүче ягында булачак. Сезгә казинода бәхет елмаерга яки лотереяда оту мөмкинлеге тәтергә мөмкин. Карьера үсешендә дә яхшы ярдәмче ул. Кызыл тасма белән бизәлгән үсемлек эш өстәлендә торса яхшы. Бу гөл озын гомерлелек символы да. Шулай итеп, сезнең унышларыгыз гомерлек тә булыр.

Абага гөле (нефролепис). Бу талымсыз үсемлек сезне теләсә нәрсәгә кирәкмәгәнгә акча туздырудан саклар. Комарлы уеннарда бәхет елмаер. Гөл тагын ялкаулыктан котылырга, актив, оешкан булырга ярдәм итәр.

Замиокулькас. Бу гөл халык телендә «доллар агачы» буларак билгеле. Йортыгызга уңыш һәм муллык алып килер. Аны көчәйтү өчен чын доллар акчалары белән бизәргә, төбенә вак акча салырга киңәш ителә. Керемегезне сумнарда аласыгыз килсә, Россия акчасын элегез. Гөлнең авыруы һәм бигрәк тә үлүе — финанс проблемаларына ишарә санала.

Кактус — бик көчле финанс талисманы. Бу гөл йортны караклардан да саклый. Кактусның һәр энәсенә байлык кадалган, дип әйтәләр. Иң яхшысы, өйдә бер генә түгел, берничә кактус үстетергә киңәш ителә. Кыюсыз, тыйнак кешегә гөл көч бирә, үз-үзенә ышанычын арттыра.

Аукуба, ягъни «алтын агач». Йортта тынычлык һәм бердәмлек булдыра, хуҗаларны башкалардан рәнҗеттерми, йорт сагында тора. Үсемлек хуҗасын күренекле итә ала, артык кыюсызлыктан арындыра, хәтта көтелмәгән талантларын ачарга да ярдәм итә.

Пахира «акча агачы» буларак билгеле. Аның яфраклары кеше кулының уч төбен хәтерләтә. Риваятькә ышансак, бер ярлы кеше шушы пахира агачы астында гыйбәдәт кыла һәм аның өстенә акча ява башлый. Соңрак бу кеше гөлнең төшләрен сатып, байлыгын тагын да арттыруга ирешә.

Хатын-кыз бәхете китерә торган гөл
Спатифиллум — теләсә кайсы хатын-кызга, аеруча йорт җанлы уңган хуҗабикәләргә бик шәп бүләк. Эзләнә торгач, әлеге тылсымлы гөл турында бик борынгы бер риваятькә дә тап булдым. «Спатифиллум чәчәк аткан чакта, үзен тәрбияләп үстергән хатын-кызга башкалар тарафыннан яратылу бәхетен ирештерә. Кемгә бүләк итсәң, шуның теләге кабул була. Ялгыз кеше парын таба, гаиләлесе ире һәм балалары белән аңлашып яши башлый, баласызы ана булу бәхетенә ирешә», - диелә анда.

Инде бу шаккатмалы гөл турында укый торгач, минем күңелгә корт керде. Холкым шундый: берәр кызыклы яңалык ишетсәм, асылына төшенәсе килә. «Хатын-кыз бәхете»н үз күзләрем белән күрәсем килгәнгә, беркөн юл уңаеннан чәчәк кибетенә сугылдым. Бик матур гөл икән үзе: йөрәксыман яфраклары куе яшел төстә, ап-ак чәчәкләре уртасыннан үсеп чыккан. Үзеннән сизелер-сизелмәс хуш ис килә.

Кибет сатучысыннан ул гөл турында сораштыра башладым. «Ышансагыз — ышаныгыз, ышанмасагыз — юк, ахирәтем бүләк иткән шушы серле гөл гаиләмә күптән көткән бәхетне алып килде. Юкка гына аны „хатын-кыз бәхете“ дип йөртмиләр. Тылсымлы гөл ул!

Йокы бүлмәбезгә шул шуны уйгач, тиктомалдан күңелем күтәрелде. Сихерләнгән кеше кебек, гел шуның тирәсендә бөтерелдем. Аның белән сөйләштем, эре яфракларын, ап-ак чәчәк таҗларын сыйпадым. Өстенә җылы су бөркедем, ашладым, туфрагын алыштырдым. Шуның белән әвәрә килгәндә, җаныма тынычлык иңүен тойдым. Озак та үтмәде, ирем белән арабызның җылына төшүен, мөнәсәбәтләребезнең җайлана башлавын сизеп алдым.

Соңгы вакытта сөмсере коелып, авызын турсайтып, гел канәгатьсез йөргән, миңа битараф була башлаган иремә, әйтерсең, тылсымчының сихәтле таягы кагылып китте — ул, бергә яши башлаган елларыбыздагы кебек, кайгыртучан, дәртле, назлы иргә әверелде. Бүләкләр, чәчәкләр биреп сөендерде. Үзем дә аңа карата йомшара төштем. Юкса, киләчәккә өметем өзелгәнгә күрә, аннан аерылып китәргә уйлап йөри башлаган идем хәтта.

Җиде ел балабыз булмады. Җиде ел! Кимсенеп, күпме яшь түктем. Тикшерендек, дәваландык, шифаханәләрдән кайтып кермәдек — файдасы тимәде. Бармаган күрәзәче, күренмәгән табиб калмаган иде. Хәсрәтләндем. Төшенкелеккә бирелдем. Җанымны шом басты. Әйтерсең, икебез дә җансыз соры шәүләләр… Арага салкынлык иңде, бер-беребезгә карата суындык. Беркөн шушы могҗизалы гөлне күтәреп, туган көнемә ахирәтем килде. Шуннан соң барысы да үзгәрде! Улыбыз да туды, мөнәсәбәтләребез дә янәдән җылынды, ныгыды. Йортыбызга көтеп алынган бәхет килде», - дип сөйләде сатучы ханым.

Үзегезгә спатифиллум гөле бүләк итсәләр, аны ничек тәрбияләргә дип баш ватмагыз. Эшегезне җиңеләйтү өчен, берничә киңәш бирәм. Бу гөлгә бүлмә температурасының 25 градустан артмавы, 15-18 градустан ким булмавы зарур. Үтәли җилне яратмый, төбен һәм яфракларын даими дымландыруга, яктылыкка мохтаҗ. Кышын өстәмә яктыртырга туры килә. Көннәр кызу торганда, көнгә берничә мәртәбә яфракларына җылы су бөркибез, турыдан-туры төшүче кояш нурларыннан саклыйбыз.

Өч көн саен су сибәбез. Гөл чүлмәге аслыгына су, мүк, губка салсак, тамырлары дымны үзләре суырачак. Кибеттән алынган яки бүләк ителгән спатифиллумны язын күчереп утыртканда, бик үк тирән булмаган, элеккесеннән ике-өч сантиметрга киңрәк чүлмәк сайлау отышлы. Гөлне универсаль яки «ароидлы үсемлекләр өчен» дигән махсус туфрак катнашмасында үстерү хәерле.

Агулы, зыянлы гөлләр

Бүлмә гөлләре арасында кеше сәламәтлеге өчен бик зыянлылары да очрый. Мәсәлән, диффенбахия гөле тамгалы, яшел, зур, матур яфрагы белән үзенә җәлеп итсә дә, ул агулы. Шуңа күрә аны балалар булган урынга кую тыела. Яфракларын тузаннан арындырган очракта кулга резин перчатка киеп эшләргә киңәш ителә. Эхмея, неорегелия, юкка исемле гөлләрнең дә кеше организмына зыяны бар. Бу гөлләр авыр энергияле дип санала. Аларны иркен, халык озак тоткарланмый торган урыннарда үстерергә киңәш ителә.

Яхшы энергияле һәм дәвалау үзлегенә ия гөлләр
Күп кенә гөлләр дәвалау үзлегенә дә ия. Шундыйлардан алоэ, каланхоэ, шулай ук яран һәм башкалар. Мондый гөлләрнең яфрагын яраларга куйсаң, авыртуны баса. Күпләр өйләрендә кактуслар үстерә. Кактус гөле өйдәге микробларны, вирусларны юкка чыгару үзлегенә ия. Әлеге чәнечкеле гөлләрне кече яшьтәге балалар булган бүлмәләрдә үстермәү яхшырак.

Абага гөле — бөтен урында да яхшы үсеп китә ала. Ул һаваны чистарту үзлегенә ия, дымландырып та тора. Димәк, бу гөлне өй шартларында үстерү файдага гына. Аның энергетикасы бик көчле. Мәктәп программасын авыр үзләштерүче игътибарсыз балаларның нерв системасын тәртипкә китерергә, аны тынычландырырга ярдәм итә.

Калла гөлен бик тиз бәхәскә кереп, кызып китүчән балалары булган өй һәм фатирларда үстерү яхшы. Ул шулай ук күрү, ишетү, тоемлау, тәм һәм ис сизү органнарының эшчәнлекләрен дә саклый. Хәтта балаларның эчәклекләр белән бәйле булган чирләрен дәваларга да сәләтле, ди белгечләр.

Киребеткән, үҗәт балалары булган әниләргә өйләрендә цикламен гөлен үстерергә киңәш ителә. Чөнки ул үскән бүлмәләрдә балалар үзләрен гадәттәгедән тынычрак тотачак. Алар үзләренә берәр шөгыль яки уен табып, шуның белән мәшгуль булачаклар, рольле уеннарга өстенлек бирә башлаячаклар. Мәктәпләрдәге музыка һәм рәсем сәнгате кабинетларының тәрәзә төпләрендә күпләп цикламен үстерү иҗадилыкны арттырачак, ди флористлар.

Автор: Регина Габдрахманова 
Фото: Pinterest.ru 
ИНТЕРТАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"