Тинчурин театрының яшь режиссеры: Заһидуллинның китүе театрның юнәлешен үзгәртә
6 сентября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Тинчурин театры режиссеры Резеда Гарипова Рәшит Заһидуллинның китүе театрның юнәлешен үзгәртәчәк дип саный. Бу хакта театр җыелышында әйтте.
“Театрның үз юнәлеше бар - кемгәдер ошый, кемгәдер ошамый иде. Монда эш режиссерның китүендә түгел, ә татар театрында яңа юнәлеш формалашуда. Заһидуллин яңа юнәлешләрне кабул итмәде. Аның 26 ел эшләү дәверендә сәхнәдә беркайчан да шәрә ирләр дә, секс та, сүгенүләр дә булмады. Бу аның татар театрына карашы иде. Аның китүе белән театр бу юнәлешен югалта”, - диде режиссер соңыннан журналистларга фикерен шәрехләп.
“Чакырылган режиссерларның һәрберсенең үз карашы булачак. Бу нәрсәгә китерәчәге билгесез, билгесез булуы бераз куркыта”, - диде ул. Резеда Гарипова Рәшит Заһидуллинның яңа режиссерлар алдында ишек ябып куймавын, әмма бөтен заманча авторларны кабул итеп бетермәвен әйтте. “Пьесаның ике бит саен бозыклык кылган героиняларны ничек куйыйм”, дип аптырый иде ул”, - ди режиссер.
Театр яшьләре иҗади җитәкче буларак Резеда Гарипованың билгеләнүен сорадылар. Моны шәрехләп Резеда Гарипова: “Рәшит Галиевич - югары профессионал. Югары дәрәҗәле режиссерны яшь режиссерга алыштыру дөрес түгел дип саныйм”, - диде.
Тинчурин театры коллективы җыелыш уздырып, мәдәният министрлыгы җитәкчеләре белән очрашты. Сүз театрның киләчәге турында барды.
Резеда Гарипова – Тинчурин театрының штаттагы режиссеры. Хәзерге вакытта ул декрет ялында. Театр репертуарындагы “Сүнгән йолдызлар”, “Чулпан”, “Яшерен эзләр” һәм башкалар - ул куйган спектакльләр.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)