Конфедерацияләр кубогының чираттагы көне Мексика футболчыларының җиңүе белән төгәлләнде
22 июня 2017
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Футбол буенча Конфедерацияләр кубогында кичә "А" төркемендә чыгыш ясаучы командалар икенче тур уеннарын уздырды. Көннең соңгы уенында Сочида Мексика һәм Яңа Зеландия командалары очрашты. Матч Мексика командасының җиңүе белән төгәлләнде – 2:1.
Әлеге уенга кадәр Россия футболчыларының Португалия командасына оттыруын (0:1) истә тотсак, безнең ил җыелмасы өчен Мексика командасының очко югалтуы отышлырак иде. Башта эшләр шуңа таба барды да – исәпне беренче булып 42 нче минутта Яңа Зеландия футболчылары ачты. Әмма тәнәфестән соң, уенның 54 һәм 72 нче минутларында, Мексика футболчылары җавапсыз ике туп кертә алды.
Әлеге очрашудан соң Мексика һәм Португалия җыелмалары 4әр очко, ә Россия командасы 3 очко туплады. Бер очкосы да булмаган Яңа Зеландия футболчылары ярымфиналга чыгу мөмкинлеген югалтты.
24 июньдә Казанда Россия-Мексика, ә Санкт-Петербургта Яңа Зеландия-Португалия командалары очраша.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)