Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Композитор Эльмир Низамов татар музыкасы язу серләрен өйрәтте

17 декабря 2018 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"Болгар радиосы" VI Милли музыкаль премиясе лауреаты, композитор Эльмир Низамов яңа заман татар музыкасы белән кызыксынучы яшьләргә татарча музыка язу серләрен өйрәтте. Яңа заманның иң актив татар композиторы “TAT CULT LAB / музыка” музыкаль арт-лабораториясендә лекция укыды.

“Беренче хәлиткеч фактор – тел. Татар җыры татарча булырга тиеш. Икенче – пентатоника. Әмма пентатоника да төрлечә була. Ул кытайда да, марида да, чувашта да бар, - ди Эльмир Низамов. – Өченчедән, татарларда профессиональ музыкада типик гармоник әйләнешләр бар. Минем беренче мелодия түгел, гармония күзаллана”.

Эльмир Низамов үз музыкасы мисалында татарча булган һәм бик үк татарча булмаган композицияләрне күрсәтте. Кайсы очракта аның музыкасын “бу татарча түгел”, “татар моңын югалттың” дип бәяләүләрен әйтте. “Үзгәреш җиле” фестивалендә дә татар көен алалар да, модалы аккордка киендерәләр. Кайчакта ул бик стильле, кайчакта көлке булып тоела”, - ди Эльмир Низамов.

Эльмир Низамов 2 сәгатькә якын сузылган лекциясендә үзенең “Иң яхшы музыкаль трек” буларак халыкара кинофестивальдә премия алган музыкасында Джон Леннон музыкасын файдалануы, “Әлиф” музыкасын язганда, керәшен көйләре белән илһамлануын, театр режиссерлары Туфан Имаметдинов, Илгиз Зәйниев белән хезмәттәшлек итүе, үзенең иң поп-музыкасын Ренат Харис шигыренә язуын сөйләде.

KSF_2626.jpg

«Заман мегаполисының яңа татар музыкасы» “TAT CULT LAB / музыка” музыкаль арт-лабораториясе лекцияләре кичә башланды. Бүген ул кичкә кадәр дәвам итә. Арт-лаборатория чаралары «Соль» барында тәмамланачак.

Музыкаль лабораториянең оештыручылары - Yummy Music инди-лейблы һәм creeptone media продюсерлык төркеме.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"