Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

КФУның Филология институты абитуриентларны оффлайн форматта да кабул итәргә әзер

«Абитуриентлар документларын алып килсә, укырга кабул итү эшен алар белән аерым бүлмәдә оештыра алабыз», — ди институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.
КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына документларны кабул итү оффлайн форматта да оештырылачак. Бу хакта институт директоры Рәдиф Җамалетдинов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

«20 июньнән документлар кабул итү эшен башлап җибәрәбез. Быел соңгы берничә ай дәвамында, коронавирус белән бәйле рәвештә, үзенчәлекле форматта эшлибез. Моның өчен барлык тиешле оештыру чаралары башкарылды. Безгә килгәндә, документларны Татарстан урамы, 2нче йортта урнашкан эш бүлмәләрендә кабул итәчәкбез», — диде ул.

Рәдиф Җамалетдинов документларны онлайн форматта гына кабул итү КФУ өчен зур яңалык түгеллеген әйтте. «Элек дистанцион технологияләрне өстәмә чара буларак кына кулланган идек, тәҗрибәбез бар. Әгәр дә әти-әниләр, балалар документларны оффлайн тапшырырга теләсәләр, рәхим итсеннәр, укырга кабул итүне аерым бүлмәдә оештыра алабыз, мөмкинлекләр бар», — дип аңлатты ул.

Директор документларны кабул итү вакыты башка еллардан аерылып торуын да искәртте. «Элек июльгә кадәр кабул иткән булсак, быел документлар кабул итү эше август аенда да дәвам итәчәк, чит илдән килгән гражданнарны университетка кабул итү октябрь аенда гына төгәлләнәчәк», — диде ул.

«Бердәм дәүләт имтиханын тапшырмаган кайбер студентлар һәм чит ил гражданнары сынауларны дистанцион форматта узарга тиеш була», — диде Рәдиф Җамалетдинов.

фото: Салават Камалетдинов

"Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"