Чаллыда татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турнирында хаҗга юллама уйнатылачак
10 октября 2024
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
9 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә М.И.Бибишев исемендәге "Витязь" спорт мәктәбендә Нәзарәт Кубогына һәм хаҗ өчен татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узачак. Ярышларны Татарстан мөфтияте һәм Яр Чаллы мөхтәсибәте оештыра. Турнирда Татарстаннан һәм күрше төбәкләрдән 100дән артык спортчы катнашыр дип көтелә.
Төп бүләк - хаҗга юллама булачак, ул җиңүчеләр арасында җирәбә буенча уйнатылачак. Моннан тыш, җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк. Ә иң күп балл җыйган команда ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогын алачак.
Татар көрәшендә 18 яше тулган, физик әзерлеге яхшы булган һәм намазны дөрес уку буенча тестны уңышлы узган мөселманнар катнаша ала. Ярышлар 60ка кадәр, 70кә кадәр, 80гә кадәр, 90га кадәр, 100гә кадәр һәм аннан да зуррак авырлык үлчәүләрендә узачак. Моннан тыш, быел кул көрәшендә 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк спортчылар өчен яңа категория өстәлде.
Турнирны ачу тантанасы – 10:00 сәгатьтә, ә катнашучыларны теркәү 8:00 сәгатьтә булачак.
Фото: dumrt.ru
Источник: https://tnv.ru/tat/news/sport/420434-challyda-tatarcha-k-r-sh-m-kul-k-r-she-buencha-xv-b-tenrossiya-...

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)