Казан кызы Ләйлә Муругова Малайзиядә матурлык бәйгесендә җиңү яулаган
16 мая 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан кызы Ләйлә Муругова Малайзиядә Куала-Лумпур шәһәрендә “Миссис Миллениум Вселенная-2019” (“Mrs Millenium Universe 2019) бәйгесендә җиңүче булган. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.
“Матурлык конкурсына беренче тапкыр 2017 елда Болгариягә барган идем, анда да беренче урынны алдым. Бу юлы тагын көчемне сынап карарга булдым. Мондый бәйгеләрдә катнашу шактый авыр, ул үзенә күрә бер стресс”, - диде Ләйлә. Ул Малайзиядәге бәйгедә бары тик кияүдәге (18 яшьтән алып һәм өлкәнрәк) хатын-кызлар гына катнаша алуын әйтте. Ләйләгә 31 яшь.
"Финалга барлыгы 20 хатын-кыз чыккан иде – Америка, Канада, Австралия, Европа, Азия илләреннән вәкилләр белән көч сынаштым. Мин Татарстан данын якладым. Мин һәрвакыт ничек кенә булса да үзебезнең республиканы танытырга тырышам, бу минем өчен зур мәртәбә", - диде Ләйлә. Сүз уңаеннан, Инстаграмдагы битендә дә Ләйлә #татаркызы хештэгын да куйган.
Ул бәйгедә купальникларда, милли киемдә фотосессиягә, күкрәк шешенә каршы көрәшкә багышланган конференцияләрдә, тимбилдингларда катнашу дәрәҗәсенә карап бәя биргәннәрен әйтте. "Хореограф куйган постановкада милли киемдә чыгарга кирәк иде", - диде. Шулай ук, иң яхшы кичке күлмәк, иң матур тән номинацияләрендә дә Ләйләгә тиңнәр табылмаган.
"Шулай ук, онлайн тавыш бирү булды. Мин анда да җиңдем. Татарстан минем өчен тавыш бирде, һәм миңа "Иң популяр королева" титулы бирелде. Бәйгенең финалы алдыннан ярымфиналда конкурсантлар иҗади сәләтләрен күрсәтте. Өч кешене генә иҗади номеры белән финалга сайлап алдылар. Финалда да миңа сәләтемне күрсәтү насыйп булды", - диде.
Ләйлә татар кызы булса да, әлегә татар телен начар белүен әйтте. "Хәзер инде мәктәптә өйрәнгәннәр онытылган, шуңа күрә укытучы белән тел белемемне ныгытырга ниятлим. Татарча җырлар өйрәнәм. Үзем өчен әлегә татар халык җырларын җырлый башладым", - диде. Ул һөнәре буенча архитектор-дизайнер, фатир, йорт интерьерлары ясау белән шөгыльләнә. Ясалган интерьер буенча картиналар да иҗат итүен әйтте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)