Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Бу төш безне шаккатырды, яки Ике дөнья арасы

22 сентября 2020 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Әлеге мәкаләне күңелемнән мең кат язсам да, кәгазьгә бик озак күчерә алмый йөрдем. Төшендерә алырмынмы, кеше дөрес аңлармы дип икеләнү кулдан тотты. Газиз туганым Галимҗан абыемны мәңгелеккә озатканга бер ел тулгач, мәчеттә имам-хатыйп булып, бөтен йөрәген шул юлга багышлаган Фәрит абыйм белән дүрт ел мәчеттә укып йөрүче Земфира җиңгәм дә: “Нигә һаман язмыйсың, күпләр укып, Аллаһы Тәгаләнең кодрәтен аңлар иде бит”, – дигәч, күңелемнән Аллаһтан рөхсәт сорап, ниһаять, язарга ниятләдем.

Соңгы елларда бик кадерле алты кешебезне соңгы юлга озатырга туры килде. Якыныңны мәңгелеккә озатуның никадәр авыр булуын һәркем аңлый инде, һәркайсы белән хушлашу сагышын, хәсрәтен язып тормыйм. Иң авыры Галимҗан абыйдан аерылу булды. Бала чагымнан ук мине яклап килгән, авызымнан чыккан һәрбер гозерне тыңлап-үтәп яшәгән туганым ул. Бик башлы, эшчән иде, гомере буе урман хуҗалыгын намус белән җитәкләде. Мин янгынга каршы хезмәттә эшләдем, абый безгә урманнарны күз карасыдай саклашты. Хатыны Нәфисәне югалткач, өч баласына әни дә, әти дә булды, үзенең соңгы сулышына кадәр аларны кайгыртты. Балалары да гаиләләре белән һәрвакыт әтиләре янында булдылар. Мәңгелеккә китәр алдыннан, соңгы көчен җыеп, ул аларга: “Мин үлгәч еламагыз”, – дигән...


Без туганнары да туганлык бурычларын соңгы көненәчә үтәдек, шөкер. Кулны йөрәккә куеп болай әйтә алу рәхәт тә, авыр да...

Абый язмышының инде хәл ителүен, бакыйлыкка китәсен бәлки сизенгәндер, шулай да соңгы сәгатенәчә даруларын эчте, савыгу чараларын күрде.

Абыемның бу дөньядагы соңгы көнендә кызы Миләүшә чылтыратып: “Әлфинур апа, бүгенгә, мин ял алып кайтканчы әти янында була алмассыңмы?” – диде. Без – Рәшит абый, Фәрит абый, җиңгәм, болай да Галимҗан абый янына тәмле ризыклар алып көн дә диярлек барып, массажлар ясап, Йәсин укып тордык. Ул Фәрит абыйдан һәрвакыт догалар укуын сорады.

Җәйге каникулга Азнакайга кайткач, бүтән оныкларым белән бергә дүрт ел рәттән бик яратып, Ак мәчеттәге дин сабаклары бирүче лагерьга йөргән Әмир оныгым да, нәни йөрәген эшкә җигеп, Галимҗан абыйны терелтәм дип, телефонына яздырып алынган догаларны кат-кат укып ятлады. Абыйның Җир йөзендәге соңгы көнендә дә без аның янына оныгым белән бардык. “Үсемлек майларын сылап, догалар укырмын да, ул терелер, әби”, – дип өметләнде, хыялланды оныгым. Баргач, абыем янында шул догаларны елый-елый укыды. Абыйның хатынының туганнары килгәч, китәргә җыендык. Ул көнне коеп-коеп яңгыр яуды. Соңгы тапкыр күрүемне бөтен барлыгым белән тоеп, яңгырдай агарга торган яшьләремне эчкә йотып, газиз туганымны кочакладым. Ә иртәнгә абыем инде дөнья белән хушлашкан, шөкер, өч баласы да янәшәсендә булган.

Бу хәбәр оныгым Әмиргә бик авыр бәрелде. Теләкләр, догалар, сыпыру-өшкерүләр терелтә дип бөтен йөрәге белән ышанган баланың өмете киселде. Галимҗан абыемны соңгы юлга озатып берничә көн үтүгә, ул безгә бик хикмәтле төш сөйләде.


– Йоклап киткәч, миннән нәрсәдер очып чыкты, мин күккә очтым, – диде ул. – Башта караңгылыкта булдым, аннан төрле-төрле дворецлар күрдем, аларның алтыннан ясалганы да, бриллианттан төзелгәне дә бар иде. Алар янында тәмле исләр килгән кебек иде. Бакчалар күрдем, анда бик күп җимеш агачлары үсә иде. Аннан миңа кемдер: “Мә сиңа көрәк, мә сиңа зәм-зәм суы, хәзер син бер фәрештә белән кире төшәсең”, – диде. Аннан без Галимҗан абый яшәгән йортка кердек. Анда очып йөрүче әйберләр дә бар иде. Аннан зиратка очтык. Галимҗан абый кабере янында миңа көрәк бирделәр: “Казы каберен!” – диделәр. Мин шундый тиз казыдым. Галимҗан абый шәрә тән ята иде, аны торгыздым, тәненә зәм-зәм суы сөрттем. Галимҗан абый: “Әмир, без нигә зиратта, нигә минем киемнәрем юк?” – дип сорады. “Бу кем?” – дип сорады, аннан кемлеген үзе аңлаган кебек булды. Аның өстендә бик матур киемнәр барлыкка килде. Аннан теге минем белән йөрүче фәрештә Галимҗан абыйның йөрәген дә зәм-зәм суы белән юып куйды. Аннан ул икебезне дә тотты да, без сезгә очтык, әби. Синең кулларың камырлы иде. Безне күреп шаккатып кычкырдың: “Галимҗан абыем, син исән-исән!” – дип, сөендең, кочаклап еладың. Тагын шуны күрдем: кунаклар булды, алар да сөенделәр. Теге тавыш миңа: “Ә син Галимҗан абыйны терелтә алмадым дип еладың”, – диде дә, мин уянып киттем.

Бу хәл, бу төш безне шаккатырды. Аллаһы Тәгаләнең бала аша безгә теге дөнья турында белгертүе булдымы ул? Мин ничек бар, шулай яздым, язарга тиешмендер дип уйладым. Аллаһ үзе кичерсен.

Әлфинур ГАЛИЕВА. Азнакай

МАТБУГАТ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"