Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ
18 января 2021
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ 18–24 гыйнвар көннәренә йолдызлар ни дип ышандыра?
Укып белегез:
Кучкар (21.03–20.04) Зарыгып көтелгән керем, кызганычка, әлегә күренми. Шуңа берникадәр вакыт дәвамында булганы белән генә канәгатьләнергә туры киләчәк. Атна урталарында шәхси тормышыгызга кагылышлы яхшы хәбәр ишетәчәксез. Бу күңелегездә якты өметләр уятачак.
Үгезбозау (21.04–20.05) Йолдызлар ачуны эчкә җыймаска киңәш итә. Димәк, аз гына «пар» чыгарып алсагыз да була. Шуңа да карамастан, әйбәт вакыйгаларга бай атна. Танышларыгыз күңелегезне борчып килгән бер мәсьәләне хәл итү юлларын күрсәтер. Бу исә үзегезне бик нык сөендереп, шәп кенә планнар коруга китерер.
Игезәкләр (21.05–21.06) Хезмәт урынындагы киеренкелек шәхси тормышыгызга берникадәр кырын сугарга мөмкин. Шуңа күрә өйдәгеләргә бөтенләй дә игътибарсыз калу ярамас. Сәламәтлекне кайгыртып алу кирәк булыр: салкын тидерү ише юк-бар чирләрнең кагылып үтү ихтималы зур. Атна ахырында җитәкчегезнең бер эшлекле тәкъдиме күңелегезне күтәреп җибәрер.
Кысла (22.06–22.07) Ниһаять, тынычланып, рәхәтләнеп калачаксыз. Авыр гына проблемаларыгыз чигенәчәк, якыннарыгыз белән менә дигән мөнәсәбәтләр урнашачак. Атна уртасында эшегездә килеп чыккан кызык кына бер хәл күпләрдән акыллырак, зиһенлерәк булуыгызны күрсәтәчәк. Бу исә кайберәүләрнең җен ачуын чыгарачак.
Арыслан (23.07–23.08) Эчке сиземләвегезгә колак салыгыз әле. Тирәгездәгеләр арасыннан кемгә ышанырга, ә кемгә ышанмаска икәнен алдашмыйча әйтеп бирәчәк ул. Бераз гына акча кытлыгы килеп чыгарга мөмкин (Яңа елның озын ялларыннан соң кесәнең бушабрак калуы гаҗәп түгел.) Әмма артыгын борчыласы юк: хезмәт хакының әйбәт кенә күләмгә артуы көтелә чөнки.
Кыз (24.08–22.09) Үзтәнкыйть теләге көчәер. Берара, абау, бернигә сәләтсез икән мин, дигән уй баш миегезне каезлапмы-каезлар. Килде-китте уйлардан котылу өчен берәр яңа эш башлап җибәрегез әле: үз көчегезгә ышаныч шундук кире әйләнеп кайтачак! Кемнәрдер булдыклылыгыгыздан хәтта көнләшеп тә куячак!
Үлчәү (23.09–23.10) Тирәгездәгеләрнең явызларча һөҗүменә әзер торыгыз. Хәер, бу «сугыш»та җиңеп чыгуыгызга тамчы да шик юк. Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар! Ә бу гыйбарә хәзер сезгә туп-туры килеп тора! Атна ахырында ялгызлар болайрак уйлап куярга мөмкин: «Карьера баскычыннан югарыга үрмәләү, һичшиксез, әйбәт. Тик пар канатың юк икән, бу җиңүләр, акча һәм байлык нигә?»
Чаян (24.10–22.11) Көч-куәтегез ташып торыр. Шуңа күрә эшләрегез җырлап барыр. Тик әлегә күчемсез милеккә бәйле алыш-бирешләрне читкә куеп тору кирәк. Хаталану, бик мөһим кайбер әйберләрне белеп бетермәү ихтималы зур чөнки. Атна ахырларына тормышыгызны җанландырып җибәрердәй менә дигән хәбәрләр ишетерсез.
Укчы (23.11–21.12) Сезнең өчен бик уңышлы, әйбәт вакыт җитеп килә. Якыннарыгыз сөендерәчәк, гаҗәпләндерәчәк, ә эшегездә хезмәт хакы артачак яки вазыйфагыз үзгәрәчәк. Атна урталарында юлыгызда күптәнге бер танышыгызны очрату күңелегезне алгысытып җибәрәчәк. Кыскасы, сезнең дуслык янә бик нык көчәеп китәчәк.
Кәҗәмөгез (22.12–20.01) Шып итеп туктап калып, һәй, дөрес юлдан бараммы икән мин, дип уйланып куяр вакыт. Эш алыштыру өчен дә әйбәт чор. Оттырмаячаксыз һәм ялгышмаячаксыз! Тик менә дусларыгызга карата гына игътибарлырак, саграк булу зыян итмәс. Кайберләре белән хушлашырга вакыт җитеп килә кебек…
Сукояр (21.01–19.02) Бик күңелле һәм хәтта язмышны да хәл итеп куярдай очрашулар көтелә. Кемнәрдер романтик хис-тойгылар әсирлегендә калачак. Рәхәтләнеп хисләнегез! Инде килеп, эчке сиземләвегезне тыңлагыз. Бары тик шуны! Юкса кемнәрнеңдер киңәш-тәкъдимнәре туп-туры алдакчылар тозагына алып килергә мөмкин.
Балык (20.02–20.03) Бу атна (бигрәк тә беренче яртысы) акча мәсьәләсендә уңышлар, әйбәт кенә табыш вәгъдә итә. Эштә дә бөтенесе әйбәт: коллегаларыгыз шуның кадәр аң-белемле, булдыклы булуыгыздан көнләшәчәк, җитәкчегез үзегезне мактап туя алмаячак. Өстәвенә әле шәп кенә керем китерердәй яңа шөгылегез барлыкка киләчәк.
МАТБУГАТ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)