“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясенә дәгъва кылучы артистлар билгеле
13 ноября 2018
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
“Болгар радиосы” VI Милли музыкаль премиясенә 33 кеше лаек булыр дип көтелә. Премияне тапшыру тантанасы 2018 елның 8 декабрендә Казанның “Пирамида” концертлар залында узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Быел номинантлар арасында Айдар Галимов, Зәйнәб Фәрхетдинова, Винера Ганиева, Ришат Төхвәтуллин, Илсөя Бәдретдинова, Ләйсән Гыймаева, Лилия Гиматдинова, Идрис Газиев, Илназ Баһ, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, ИлСаф, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов, Лилиана Ирназарова, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Илмира Нәгыймова һәм Руслан Кираметдинов һ.б бар.
“Болгар радиосы” концертлары продюсеры Ленар Кашафетдинов артистларның, елдагыча, “Тамашачы мәхәббәте”, “Иң моңлы җырчы”, “Елның гаилә дуэты” һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәген әйтте. "Ә иң мөһим һәм әһәмиятле номинация – “Татар эстрадасы легендасы”. Аны тамашачы аеруча көтеп ала”, - дип сөйләде ул.
Ул “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясе лауреатларының, беренчедән, “Кайнар хит” проекты аша тамашачы тавыш бирү нәтиҗәсендә сайлап алынуын әйтте. “Икенчедән, ел дәвамында “Болгар радиосы”нда еш соралган һәм халык күңеленә кергән җырлар бүләкләнә. “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә җырчылар гына түгел, җырны иҗат иткән авторлар да лаек булачак”, - диде Кашафетдинов.
“Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенең максаты – халык күңелен яулаган җырларны барлау, аларны “Алтын йолдыз” сыны белән бүләкләү, җырчыларны һәм аларның иҗат җимешләрен алтын фондка кертү.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)