Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Болгар радиосы" "Үткәннәр сагындыра" проектының икенче концертын тәкъдим итте

6 октябрьдә "Пирамида" концертлар залында "Болгар радиосы"ның "Үткәннәр сагындыра" ретро концерты узды. Анда 30лап җырчы чыгыш ясады.

"Үткәннәр сагындыра" дип исемләнгән тәүге концерт тамашачы хозурына апрель аенда тәкъдим ителгән иде. Бүгенге тамаша - шушы проектның икенче  концерты.

Ретро концертта узган гасыр азагында популяр булган җырчылар да, яшь башкаручылар да бар. Тамашачылар экран аша гына булса да, бакыйлыкка күчкән Әлфия Афзалова, Әлфис Кыямов белән дә күрешә алды.

Концертны Артур-Марат дуэты "Болгар радиосы" гимны белән ачып җибәрде.

Аннан соң тамаша аерым сценарий буенча барды. Ул шәһәр егете белән авыл кызының калада очрашып өйләнешүләре, балалары тугач, кызның туган авылына кайтып төпләнүенә нигезләнгән. Соңрак исә аларның улы гаилә корып, оныкларының җаны авылга, әби-бабасы нигезенә тартыла. Рольләрне радионың мөхәррире Илфар Кәримов, сценарий авторы һәм режиссеры Илфак Хафизов, алып баручылар Гөлназ Фәйзрахманова белән Индира башкарды.

Концерт театральләштерелгән тамашага корылган. Тамашачы үзен радио тыңлап утырган кебек хис итте.

"Безнең төп идеябез радиога бәйләнешле иде. Бүген яңгыраган җырларның күбесе -  радиода яңгыраган композицияләр, - диде сценарийның авторы һәм программаның режиссеры Илфак Хафизов "Татар-информ" хәбәрчесенә. -  Шоудан тыш, элеккеге җырларыбыз тансык тамашачыга. Шуны җиткерәсебез килде. Ретро җырларны халыкка сәхнә аркылы җиткерү өчен папка тотып чыгучы алып баручылар кирәкми. Радио ул безнең өебездә фон булып тора. Безнең тормыш шуңа ияреп үзе ага. Җыр - шулай ук безнең тормышның аерылгысыз өлеше".

Концертның театральләштерелгән формада булуы юктан гына түгел.

"9 ел Тинчурин театрында эшләгәч, үземнең дә уйныйсы, коллегаларны да уйнатасы килде. Ул минем каныма сеңгән, шуңа күрә бу экспериментка алынып эшләп карарга булдым", - диде ул.

Илфак Хафизов сүзләренчә, тамашачылар радио аша ретро җырларны күп һәм еш сорый.

"Ретро җырлар өчен безнең аерым сәгатьләр дә бар. Шулай ук без аларны сораулар буенча да бирәбез. Безнең байлыгыбыз - ретро җырчылар. Алар безнең тәкъдимгә берсүзсез риза булды, рәхәтләнеп килделәр", - диде Илфак Хафизов.

Сценарий авторы һәм режиссер сүзләренчә, радионың ретро концерт оештыруына Әлфия Афзалова сәбәпче. "Әлфия апаны искә алу кичәсендә без элеккеге җырчыларны сәхнәгә чыгарып, экран белән эшләп карадык һәм шуннан соң бу идея орлык булып шытып, шушы хәлгә килде",- диде Илфак Хафизов.

Автор сценарийны 6 сәгать эчендә язган. "Сценарийны утырдым да 6 сәгать эчендә яздым. Ә башка концертларга, "солянка" кебек җыелмаларга чагыштырмача озак языла. Бу юлы продюсер һәм мөхәррир белән утырып сөйләштек тә, тиз арада эчтәлек тә әзер булды",- диде автор.

Концерт ике өлешкә бүленде. Тамашачылар кайчандыр хит булып, бүген дә популярлыгын югалтмаган җырларны тыңлап хозурланды. Мәсәлән, Зөлфия Минһаҗева башкаруында "Миләшкәем", Лилия Хәмитова репертуарыннан "Буран дулый", Асаф Вәлиевның "Эх, сез матур кызлар", Зөһрә Сәхәбиева башкаруында "Балан", Закир Шаһбанның "Кайда син, гармун?" җырлары тәкъдим ителде.

Тәнәфес вакытында тамашачылар "Мирас" ансамбленә кушылып җырлады.

"Үткәннәр сагындыра" концерты дәвамлы булачак. "Дәвамы булса да, формасын үзгәртергә туры киләчәк. Кабатлану кирәкми. Анысы тормышка түгел, концертка бәйләнәчәк",- диде Илфак Хафизов.

"Болгар радиосы"ның ретро концерты өч сәгатьтән артык барды.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз
1
Эльнара Ганиева
Сөйгәннәрнең белик кадерен
0
Эльнара Ганиева
№ 416 2 тавыш
2
Эльвира Фазлиева
Бер күрүгә.
0
Эльвира Фазлиева
№ 412 1 тавыш
3
Илдар Насыйров
Эх,җиләкле җәй
0
Илдар Насыйров
№ 417 0 тавыш
4
Илгиз Хәсәншин
Чәйле табын
0
Илгиз Хәсәншин
№ 410 0 тавыш
5
Булат Зыятдинов
Табышкансыз, кавышкансыз
0
Булат Зыятдинов
№ 413 0 тавыш
6
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
Синең өчен сөюләрем.
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 411 0 тавыш
7
Альбина Хәкимова
Син мине ятларга калдырма
0
Альбина Хәкимова
№ 419 0 тавыш
8
Зинира һәм Ризат Рамазановлар
Син диеп
0
Зинира һәм Ризат Рамазановлар
№ 415 0 тавыш
9
Ләйлә Галиева
Мизгелләр.
0
Ләйлә Галиева
№ 414 0 тавыш
10
АЙЛИН
Җанкаем.
0
АЙЛИН
№ 418 0 тавыш

Тавыш бирү өчен 5577 номерына ТНВ сүзе белән сезгә ошаган җырның кодын язып SMS юллагыз

Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз

Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"