МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Буа театры милли театрларның киләчәгенә багышланган илкүләм түгәрәк өстәл уздыра

Буа театры милли театрларның үсеш перспективалары турында бөтенроссия күләмендә түгәрәк өстәл үткәрергә җыена. Бу хакта театр җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итә.

“Түгәрәк өстәл РФ Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Дмитрий Мозговой, Армениядән җәмәгать эшлеклесе һәм театраль менеджер Артур Гакусян, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр катнашында үткәрелә. Казанда WorldSkills үткәрелгән вакытка туры килсә дә, ТР мәдәният министры да килергә вакыт табар дип өметләнәбез”, - ди Раил Садриев.

Түгәрәк өстәлдә Россия контекстында милли театрның урыны, үсеш перспективалары, “Кече шәһәр театрлары” һәм грантлар беткәч аларның эшчәнлегенә фаразлар кебек темалар каралачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Түгәрәк өстәл утырышлары 23 августка планлаштырылган. Буа театры кунакларына 24 августта театрның үзенчәлекле премьерасы тәкъдим ителәчәк. “Хәзер бездә “Иран конференциясе” спектакле буенча репетицияләр бара. Бу безнең театр өчен шактый кыйммәткә төшә - бик күп аппаратура алырга туры килә – аның формасы үзенчәлекле”, - ди театр директоры.

“Иран конференциясе” пьесасы драматург Иван Вырыпаев пьесасы буенча куела. Әлеге әсәрне быел Милләтләр театры чыгарды. Спектакльдә Евгений Миронов, Чулпан Хаматова, Ксения Раппопорт һәм башкалар катнашты.

Буа театрында спектакльне Егор Чернышов куя. Ул бу театрда Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча “Абага” спектаклен уңышлы чыгарган иде.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО
Теплица
Теплица
ТЦ ПОРТ
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
ЭНЕРГОБАНК