Биектау районында карлыганны комбайн белән җыялар
10 августа 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Киләсе елда фермер тагын 10 гектарда кара карлыган утыртуны планлаштыра.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Биектау районының Ямаширмә авылында берничә атна кара карлыган җыялар. Быел фермер ярымрәтле JAREK 5 комбайны сатып алган. Көнгә мондый техника 5 гектар карлыганны эшкәртергә сәләтле, бу җиләкләрне мөмкин кадәр күбрәк җыярга мөмкинлек бирә. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Тимур Усманов җиләк культуралары үстерү белән 2015 елдан шөгыльләнә башлый. «Миңа карлыган үстерү ошый, аның агротехникасын аңлыйм. Карлыганның өч сортын үстерәбез — Бен Хопе, Бен Тиран, Тисел», — ди Тимур Усманов.
2016 елда крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы министрлык ярдәме белән сугару эшләренә субсидия алган.
20 гектар мәйданда ул хәзер үк карлыган, кура җиләге һәм бөрлегән үстерә. Киләчәктә җиләк плантациясен киңәйтергә уйлый — киләсе елда фермер тагын 10 гектарда кара карлыган утыртуны планлаштыра.
«Курант» җиләк-бал фермасында карлыганның беренче уңышын якын-тирә авылларда яшәүчеләр җыя, еш кына Казаннан киләләр. Биредә даими рәвештә 5 кеше эшли һәм сезонлы хезмәткәрләр җәлеп ителә.
Җыелган җиләкләрне хуҗалык Казан базарларында, челтәр кибетләрендә сата, шулай ук башка төбәкләргә дә җибәрә. Үстерелгән продукцияне эшкәртү дә оештырылган.
«Курант» җиләк-бал фермасында җиләк сезонының иң кызган чагы. Берничә атнадан биредә кура җиләгенең ремонтант сорты өлгерә һәм ул беренче кырулар төшкәнчегә кадәр булачак. Шулай ук биредә республика халкы өчен үсентеләр сату оештырылган.
Фото: https://agro.tatarstan.ru/tat/
Татар-информ

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)