Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россия Федерациясе халыклары телләре көне белән котлады

9 сентября 2026 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Россия Федерациясе халыклары телләре көне уңаеннан мөрәҗәгате.

«Кадерле татарстанлылар! Сезне чын йөрәктән Россия Федерациясе халыклары телләре көне уңаеннан тәбрик итәм.

Бу дәүләт бәйрәме беренче тапкыр уздырыла. Шул ук вакытта безнең күпмилләтле Ватаныбызга хаскүренеш ул. Туган тел элеккеге буыннар зирәклеге белән сугарылган, анда халыкның дөньяга, рухи-әхлакый мирасына карашы ачык чагылыш таба. Шуңа да туган телне саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру үз юлыннан тайпылышсыз алга бара торган Россия җәмгыятенең тотрыклы һәм ныклы үсешенә өлеш кертә.

Бәйрәмнең күренекле совет шагыйре Рәсүл Гамзатов туган көнгә туры китереп билгеләнүе символик мәгънәгә ия. Туган телгә мәхәббәтен шигъри телдә сөйләгәндә, ул бик күпләргә таныш һәм якынхис-тойгыларны кузгата:

«Кем өчендер башка бер тел шифа,

Миңа исә шифа – үз телем.

Туган телем үлә диләр икән,

Җан бирергә әзер мин бүген!..» (Әдхәт Синугыл тәрҗемәсе).

Республикада яшәүче халыклар телләрен саклауга һәм киңрәк танытуга Татарстанда һәрвакыт җитди игътибар бирелә. Мәктәпләрдә татар, рус, чуаш, удмурт, мари, мордва (эрзя һәм мокша) телләре өйрәнелә, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләрендә һәм өстәмә белем бирү бүлекчәләрендә Россия халыкларының утыздан артык телен үзләштерү өчен шартлар тудырыла. Этник-мәдәни һәм мәгърифәти чаралар илебездә телләр күптөрлелеген саклауга юнәлтелгән дәүләт дәрәҗәсендәге әһәмиятле бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Мәдәниятләр арасындагы багланышларда рус теленең берләштерү көчен, аның бердәмлегебезне, рухи хәзинәләребез һәм иҗади башлангычлар уртаклыгын ныгытуга уңай йогынты ясавын билгеләп китү мөһим.

Россия Федерациясе халыклары телләрен саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү максатларында бүген мәгариф, мәдәният, фән, икътисад өлкәләрен колачлаган чаралар системасы эшли. Монда иҗтимагый берләшмәләр һәм аерым энтузиастларның эшчәнлеге зур роль уйнавын әйтеп китү зарур. Кешелек өчен уртак рухи байлыкның аерылгысыз бер өлешен тәшкил иткән мәдәни хәзинәләребез кыйммәтенә төшенүгә нәкъ менә гражданнарның бу мәсьәләләргә гамьле мөнәсәбәте төп этәргеч бирә.

Россиянең барлык халыклары телләрендә ихлас күңелдән әйтелгән изге теләкләр һәрберебезне игелекле казанышларга, алгарышка рухландырсын!», дип язылган мөрәҗәгатьтә.


Фото: Марсель Бадышкин / rais.tatarstan.ru
Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"