«Безнең җыр» лабораториясенең беренче этабына йомгак ясалды
«Безнең җыр» лабораториясенә май аенда старт бирелде. Яшь иҗатчылар бер шагыйрь, бер композитор һәм бер җырчыдан торган өчәр кешелек командаларга берләшеп билгеләнгән вакыт эчендә җыр иҗат итәргә тиешләр иде. Дөрес, һәрберсе күп төрле проектлар белән эш итүче иҗатчылар билгеләнгән вакыт эченә сыеша алмадылар, тулысынча әзер композицияләр аз иде.
Лабораториянең беренче эшләре Кариев театры залында тәкъдим ителде. Җырларны экспертлар – Татарстанның халык артисты, педагог, хормейстер Венера Гәрәева, шагыйрә Илсөяр Иксанова, радио алып баручысы Ризәлә Исмәгыйлева, музыка белгече Гөлназ Гыйлемьянова бәяләде. Залда музыка белгече Филүсә Арсланова да, «Sforzando» башкару сәнгатен үстерү фонды җитәкчесе Данияр Соколов һәм күренекле музыкант Айдар Сәлахов та бар иде.
Экспертлар җыр текстларының сыйфаты, көй белән шигырьнең ярашуы, җырчының аны тамашачыга җиткерү мөмкинлеге турында фикерләрен җиткерделәр. Кайбер җырларга экспертлар тарафыннан «татарча түгел» дигән мөһер дә сугылып киңәшләр бирелде.
Икенче этапта өчлекләр яңадан бүленде һәм җыр әзерләү өчен бер ай вакыт бирелде.
«Безнең җыр» лабораториясенә нәтиҗәләр көз көне ясалачак. Октябрь, ноябрь айларында оркестр катнашында зур концерт планлаштырыла.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
