Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау

"Бармаксыз каласың килмәсә, ят ди", - Әлмәт театры актеры Динар Хөснетдиновны җиләк җыйганда елан чаккан

Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдиновны җиләк җыйган вакытта елан чаккан. Бу хакта ул социаль челтәрләрендә хәбәр итте. "Шәһри Чаллы" редакциясе артистның хәлен белешкән.

"Мин җиләккә йөри торган кеше түгел. Еланнардан да куркам. Чаллыга кайтып барганда юл читендә машиналар туктаган. Нәрсә җыялар икән дип, кызык өчен генә туктаган идем, каен җиләге икән. Берничәне алып кабыйм дип кулымны сузуым булды – сизми дә калдым, нидер тешләп алды. Елан икәнен аннары гына аңладым. Шундук бармак шешеп чыкты, аннары кул шешә башлады. Хастаханәгә киттем", – дигән артист.





Динар БСМПның кабул итү бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Тик аны анда кабул итмәгәннәр, травматология бүлегенә җибәргәннәр. Травматология бүлегендә исә кире БСМПның кабул итү бүлегенә барырга кушканнар. Аптырагач, артист 112 номеры буенча шалтыраткан. Алар Динарның мөрәҗәгатен шул ук БСМПга җибәргән.
"Көн дә капельницалар куялар, аркага укол кадыйлар. Инде 2 төн кундым. Кулның оеп торуы азайды, әмма бармак каралып тора. Табиб алай булырга тиеш түгел, ди.  Бармаксыз каласың килмәсә, ят ди. Ә минем бүген кич спектакльдә чыгыш ясыйсы. Кеше акчасын түләп билет алган бит. Шуңа гариза белән хастаханәдән чыгып, спектакль куям да, кире монда кайтам инде.  Менә шундый хәлләр. Минем сыман очракка юлыгырга язмасын.  Чирләргә язмасын", - дип сөйләгән Динар.



"Туган шәһәремдә шундый мөнәсәбәт булыр дип һич тә көтмәгән идем. Ашыгыч ярдәм хастаханәсендә ярдәм күрсәтерләр дип уйлаган идем. Ә алар миңа сорау артыннан сорау гына яудырдылар.  Кешеләргә карата шундый салкын караш икән, андый һөнәрдә эшләргә кирәк түгелдер. Мин ул өлкәдә эшләмәсәм дә, урамда ярдәм сораган кешегә битараф булып китә алмаячакмын", – ди Динар Хөснетдинов.

Фото: соц.сети

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
Агро-Простор
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
МОСТОВИК
МОСТОВИК
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО "КСП"
ООО "КСП"
ООО ТИМЕРПЕЧЬ
ООО ТИМЕРПЕЧЬ
ПАО "Таттелеком"
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РАДУЙ
Санаторий "Бакирово"
Санаторий "Бакирово"
СЕСТРИЦА
СЕСТРИЦА
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
ТАМЛЕТТО