Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы: Коронавирусны дәвалауда фәнни алга китеш бар
17 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Covid-19 авыруын дәвалау өчен стероид дексаметазон даруы клиник сынаулар узган. Тикшеренү нәтиҗәсе фәнни алга китеш булуын күрсәтә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының генераль директоры Тедрос Гебрейесус шул хакта әйткән. Бу турыда РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Тедрос Гебрейесус сүзләренчә, ялкынсынуга каршы препарат дексаметазон — коронавирус белән авыручы һәм үпкәләрне ясалма җилләтү (ИВЛ) яки кислород аппаратына тоташтырылган кешеләрнең үлеме күрсәткечен киметкән беренче дару. Ул әлеге нәтиҗәләрнең «бик яхшы яңалык» булуын ассызыклады.
Тикшеренү Оксфордта узган. Яңа дару үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратына тоташтырылган пациентларның үлү куркынычын 35 процентка, ә кислород ала торган авыруларның үлү күрсәткечен 20 процентка киметә.
Бөек Британия табиблары коронавирусны дәвалаганда дексаметазон куллануны хуплаган.
"Татар-информ"

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)