Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Хатыйп Миңнегуловның яңа китабы дөнья күрде

Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегуловның “Әдәбиятны өйрәнү юлында” дип исемләнгән хезмәте басылды. Аны Татарстан китап нәшрияты чыгарган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Хатыйп Миңнегулов үзе хәбәр итте.

Галимнең яңа китабында соңгы өч-дүрт елда язылган мәкалә-хезмәтләре тупланган.Язмаларда әдәбиятның соңгы меңъеллык тарихы, халыкара бәйләнешләре, күп кенә каләм әһелләренең эшчәнлеге, татар халкының рухи язмышы гәүдәләнгән.

"Китап алты бүлектән тора. Аның беренчесе “Үткәннән бүгенгегә: язма әдәбият, аны тудыручылар һәм өйрәнүчеләр дип атала. Ул Урта гасыр төрки-татар әдәбиятына гомуми күзәтү ясаган мәкалә белән башлана. Алга таба Алтын Урда чоры шагыйре Харәзми иҗаты яктыртыла. Бу мәкаләгә XIV йөз әдипләре Котб һәм Мәхмүд Болгари турындагы язмалар да кушылып китә. Мәкаләләрнең берсендә Тукайгача чор татар сүз сәнгатендә кулланылган жанрлар яктыртыла. “Исхакый һәм Тукай” дип исемләнгән язмада бу ике бөек затның үзара мөнәсәбәтләре хакында күзәтү-фикерләр бар. Шиһабетдин Мәрҗани, Һади Атласи, Габдрахман Таһирҗанов, Шакир Абилов, Шәйхи Садретдинов, Әнвәр Шәрипов һәм кайбер башка шәхесләр хакында да язмалар урын алды”, - дип сөйләде Хатыйп Миңнегулов.

“Икенче һәм дүртенче бүлекләрдә әдәби багланышлар хакында фикер-күзәтүләр бәян ителә. Шул яссылыкта Абай, Мохтар Аузов кебек бөек әдипләрнең иҗатлары, казахның күренекле галиме Күлбәк Ергобәк эшчәнлеге, төрки дөньядагы аерым вакыйга-чаралар яктыртыла. Дүртенче бүлектә исә дөнья сүз сәнгатенең “1001 кичә”, “1001 көн” кебек мәшһүр ядкәрләре татар рухи тормышына мөнәсәбәттә махсус тикшерелә”, - ди галим.

Соңгы бүлек библиографик характерда. Анда галимнең 2014-2017 елларда басылган хезмәтләренең исемлеге һәм аның хакындагы язмаларның библиографиясе урнаштырылган.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"