Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Алтын битлек” театраль премиясендә Татарстан җиде номинациядә катнашты, берсендә җиңде

Мәскәүдә “Алтын битлек” милли театр премиясен тапшыру тантанасы төгәлләнде. Татарстан җиде номинациядә бу премиягә дәгъва иткән иде – берсен алды: Нурбәк Батулла заманча бию номинациясендә “Алтын битлек”кә ия булды.

Искәртеп үтәбез, “Әлиф” хореографик спектакле “Алтын битлек”кә өч номинациядә тәкъдим ителгән иде - "Иң яхшы заманча бию/спектакль", "Иң яхшы балетмейстер" номинациясендә Марсель Нуриев һәм "Иң яхшы биюче" номинациясендә Нурбәк Батулла. Спектакль “Тантана” республика премиясенә дәгъва итсә дә, аңа төп премия бирелмәде, бары тик Казан шәһәре мәдәният идарәсенең махсус призына гына ия булды. “Әлиф” – дәүләтнең финанс ярдәменнән башка куелган спектакль.

Әлмәт театрының казах драматургы Олжас Жанайдаров пьесасы буенча куелган "Кибет" спектакле дүрт номинация буенча "Алтын битлек"кә тәкъдим ителгән иде. Болар - "Кече форматлы спектакль", "Иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина, "Иң яхшы драматург" номинациясендә - Олжас Жанайдаров. Жюри бу номинацияләр буенча премияне башка театрларга бирде.

Мәдинә Гайнуллина һәм Диләрә Ибәтуллина белән бергә “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә Чулпан Хаматова, Алла Демидова, Александра Урсуляк, Елизавета Боярскаялар, шулай ук, Гафури исемендәге Башкорт драма театры актрисасы Лилия Галина да премиягә дәгъва иттеләр. Жюри Алла Демидованы сайлады.

“Драма. Иң яхшы режиссер” номинациясендә Татарстан режиссеры Фәрит Бикчәнтәев Гафури исемендәге Башкорт драма театрында куйган спектакле белән, ә Уфа режиссеры Эдуард Шахов Әлмәт театрында куйган спектакле белән катнашты. Әмма жюри “Дядя Ваня” спектакле белән Юрий Бутусовны сайлады.
Мәгълүмат өчен. “Алтын битлек” милли театр премиясе – Россиянең иң дәрәҗәле театр премиясе. Номинантлар исемлеген формалаштыру өчен Россиянең йөздән артык шәһәрендә драма һәм курчак театры экспертлары - 555 спектакль, музыкаль театр экспертлары 277 спектакль караганнар. Җиңүчеләр 37 номинациядә билгеләнде.
http://tatar-inform.tatar/news/2018/04/15/162066/
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"