Җәмәгатьчелек Илһам Шакировны соңгы юлга “Мәңгелеккә китеп барам” җыры белән озатты
18 января 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Илһам Шакировны соңгы юлга озату мәрасиме җырчының “Мәңгелеккә китеп барам” дигән җырының аудиоязмасы белән тәмамланды. Җәмәгатьчелек аны тын калып басып тыңлады.
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында үткән Илһам Шакиров белән бәхилләшү мәрасимендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм башкалар катнашты.
Бәхилләшү сүзләрен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Зилә Сөнгатуллина, Ренат Таҗетдинов, Илһам Шакиров гомере буе эшләгән Татар дәүләт филармониясе вәкилләре – Анатолий Шутиков, Айдар Фәйзрахмановлар чыгыш ясады.
Бәхилләшү мәрасиме рәсми өлешен Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев алып барды.
Иртә таңнан М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында Илһам Шакировның җырлары яңгырап торды.
Илһам Шакиров белән бәхилләшү мәрасимен “Татар-информ” онлайн күрсәтте.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)