"Ак Барс" хоккей командасы Екатеринбургта җиңде
22 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
"Ак Барс" хоккейчылары Екатеринбургта "Автомобилист"ка каршы уйнады. Матч Казан командасы файдасына 6:1 исәбе белән тәмамланды.
Бүген "Ак Барс" сакчысы Никита Лямкин Континенталь хоккей лигасында 200нче уенын үткәрде.
Шулай ук, "Ак Барс" командасына яңа уенчы кушылды. Казан командасына "СКА"дан һөҗүмче Олег Ли килде. Ул, "Ак Барс" өчен беренче уенында ук алка кертеп, истә калды.
Беренче период. Бишенче минутта "Ак Барс"ның яңа һөҗүмчесе Олег Ли исәпне ачты (0:1). Тугызынчы минутта Данис Зарипов командасын тагын бер алкага алга чыгарды (0:2).
Икенче период. Беренче минутта "Автомобилист" сакчысы Никита Трямкин гол кертте (1:2). Җиденче минутта Джастин Азеведо Екатеринбург командасы капкасына алка кертеп куйды (1:3).
Өченче период. Сигезенче минутта "Ак Барс" һөҗүмчесе Эмиль Галимов гол кертте (1:4). Ундүртенче минутта Станислав Галиев "Ак Барс" өчен бишенче алканы кертте (1:5). Уналтынчы минутта Микаэль Викстранд исәпне 1:6 итте, шуннан соң "Автомобилист" капкачысын алмаштырды, Владислав Гросс урынына Леонид Фомин чыкты.
Командалар составы:
"Автомобилист":
Гросс (Фомин);
Доус – Мэйсек – Голышев, Гуркин – Василевский;
Литовченко – Холланд – Секстон, Березин – Трямкин;
Белоусов – Дацюк – Сетдиков, Мамкин – Бодров;
Гареев – Кучеряаенко – Обидин (Суслов), Валитов.
“Ак Барс”:
Рейдеборн (Биләлов);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Юдин – Лямкин;
Ли – Основин – Воронков, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Глухов), Журавлёв.
“Ак Барс” киләсе уенын Магнитогорск шәһәрендә үткәрәчәк. "Металлург" - "Ак Барс" матчы 23 октябрь көнне 17:00 сәгатьтә башлана.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)