Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Ак Барс” капкачысы Тимур Билалов КХЛ һәм Россия чемпионатлары рекордын куйды

Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда “Ак Барс” Чиләбенең “Трактор” командасын кабул итте. “Ак Барс” – “Трактор” уенында 4:1 исәбе белән Казан командасы җиңде. Әлеге матчта “Ак Барс” капкачысы Тимур Билалов алка керттермәү буенча рекорд куйды.

Узган уенда капкачы Тимур Билалов “Ак Барс” командасында капканы иң озак вакыт “коры” калдыру буенча рекорд куйган иде. Бу уенда аның капкага алка керттермәү сериясе 316 минут та 9 секундка тулды. Шулай итеп, Тимур Билалов Контененталь хоккей лигасының (302:11 минут) һәм Россия чемпионатларының (305:56 минут) рекордларын уздырды. Димәк, 24 яшьлек “Ак Барс” капкачысының исәбендә яңа рекорд.

Беренче период. Уенның өченче минутында “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев исәпне ачып җибәрде (1:0). Алтынчы минутта Кристиан Хенкель “Трактор” капкасына икенче алканы кертте (2:0). Бу алкадан соң “Трактор” командасы капкачысын алмаштырды: бозга Иван Федотов урынына Василий Демченко чыкты.

Икенче период. Унынчы минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Владислав Кара гол кертте (3:0). Ундүртенче минутта “Трактор” уенчысы Лукаш Седлак, командасы күпчелектә уйнаганда, алка кертә алды (3:1).

Өченче период. Бишенче минутта Владислав Кара, “Ак Барс” өчен үзенең икенче алкасын кертеп, дубль ясады (4:1).

Командалар составы:

“Ак Барс”:
Билалов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Фрэттин, Яруллин – Викстранд;
Галиев – Тихонов – Зарипов, Фазылҗанов – Хенкель;
Э. Галимов – Основин – Лукоянов, Рукавишников – Лямкин;
Кара – Глухов – Фисенко (А. Галимов), Журавлёв.

“Трактор”
Федотов (Демченко);
Щербак – Седлак − Гика, Бэйлен – Виртанен;
Кравцов – Малыхин – Кейлоф, Карпухин – Калинин;
Косов – Карлин – Авцин, Меньшиков – Исаев;
Фатеев – Коньков – Комаров, Сергиенко – Ясинский.

Әлеге уенда күптән түгел “Ак Барс”та уйнаган Фёдор Малыхин (“Ак Барс”та 2014-2019 еллар сезоннарында уйнаган) һәм Ярослав Косов (2017-2018) бозга “Трактор” составында чыктылар.

Киләсе уенны “Ак Барс” Новосибирск шәһәрендә үткәрәчәк. “Сибирь” – “Ак Барс” матчы 20 ноябрь көнне 15:30 сәгатьтә башлана.  

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Шәрехләмә 0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"