“Ак Барс” биш елда беренче тапкыр “Локомотив”ны кунакта отты
9 октября 2019
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казанның “Ак Барс” хоккей командасы Ярославльдә җиңү яулады. “Ак Барс” Континенталь хоккей лигасы кысаларында “Локомотив”ны кунакта биш елга беренче тапкыр отты. Моңа хәтле “Ак Барс” Ярославльдә 2014 елның сентябрендә җиңгән булган. Бүгенге “Локомотив” – “Ак Барс” уены исәбе – 0:4.
“Ак Барс”ның хәзерге тренеры Дмитрий Квартальнов 2017-2019 еллар сезоннарында “Локомотив” командасын җитәкләде. Квартальновтан соң “Локомотив”ка, төп тренер буларак, Крэйг Мактавиш билгеләнгән иде. 24 сентябрь аны эшеннән алдылар, хәзер “Локомотив”та төп тренер вазифаларын клуб директоры Александр Ардашев башкара.
Беренче период. Икенче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Михаил Фисенко гол кертте, исәп ачылды (0:1).
Икенче период. Дүртенче минутта, “Ак Барс” азчылыкта уйнаганда, Михаил Фисенко “Локомотив” капкасына икенче алкасын кертте (0:2). Бу Фисенконың Континенталь хоккей лигасында йөзенче очкосы булды. Унөченче минутта “Ак Барс” һөҗүмчесе Станислав Галиев гол кертте (0:3).
Өченче период. Унҗиденче минутта Кирилл Петров “Ак Барс” өчен алка кертте (0:4).
Командалар составы:
“Локомотив”:
Коновалов (Исаев);
Да Коста – Ландер – Каюмов, Кронвалль – Савченко;
Денисенко – Иванов – Коваленко, Осипов – Рафиков;
Кудрявцев – Алексеев – Ильенко, Накладал – Аверин;
Аверин – Красковский – Санников (Апальков), Мисюль.
“Ак Барс”:
Биләлов (Рейдеборн);
Азеведо – Кормье – Петров, Яруллин – Викстранд;
Галиев – А. Галимов – Зарипов, Ожиганов – Журавлёв;
Фисенко – Основин – Лукоянов, Педан – Хенкель;
Э. Галимов – Ткачёв – Фрэттин (Марушев), Лямкин.
Киләсе уенны “Ак Барс” 11 октябрь көнне Казанда “Татнефть-Арена” боз сараенда үткәрәчәк. “Ак Барс” Мәскәүнең “ЦСКА” командасын кабул итә. Матч 19:00 сәгатьтә башлана.
("Татар-информ")

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)