Якшәмбе иртәсендә Зөлфәт Хәким концертына рәхим итегез
Зөлфәт Хәким (тулы исеме Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов) — татар халкының мәшһүр җырчысы, композитор, драматург, җәмәгать эшлеклесе Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты.
Автор-башкаручы киң тамашачыга сәхнә эшчәнлеге белән генә билгеле түгел, ул шулай ук өр-яңа татар әдәбиятының алдынгы әдибе дә исәпләнә. Зөлфәт Хәкимнең Идел буе Болгар дәүләте тарихына багышланган “Мәңгелеккә изге сәфәр” пьеса-кыйссасы, тарихтагы иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга багышланган, тоталитар системаның асылын ачкан “Җүләрләр йорты” трагикомедиясе, халыкның тормыш-көнкүрешен тасвирлаган “Карак”, “Зәхмәт”, “Үтермә”, “Килә ява, килә ява”, “Мин төш күрдем”, “Чапты атым Казанга” һәм башка пьесалары яңа форма, стиль, образлар системасы белән нык аерылалар.
Зөлфәт Хәким — тирән фәлсәфи эчтәлекле мәкаләләр һәм афоризмнар авторы да. 2003 нче елда татар драматургиясен һәм театр сәнгатен үстерү максаты белән Татарстан күләмендә үткәрелгән “Яңа татар пьесасы” бәйгесендә З. Хәкимнең “Телсез күке” драмасы җиңде. Шулай ук драматургның “Бит” пьесасы да махсус бүләккә лаек булды.
2009 нчы елда Зөлфәт Хәким, башка иҗатчылар белән берлектә, үзе язган «Телсез күке» театраль романы буенча сәхнәләштерелгән спектакль өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Автор-башкаручы Зөлфәт Хәким концертын “ТНВ-Планета” телеканалында якшәмбе, 23 нче июль, 7:50 сәгатьтә карагыз.
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
