Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

«Яңа татар пьесасы» конкурсы яңа драматург Артур Шәйдулланы ачты

23 декабря 2019 ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
«Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны Артур Шәйдуллинның «Сагынырсызмы?» пьесасы алды. Җиңүченең исемен Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев игълан итте. Татар театрының туган көне уңаеннан татар драматургиясе конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Камал театрында «Яңа татар пьесасы» конкурсының җиңүчеләренең исеме әсәр игълан ителеп конверт ачылгач кына билгеле булды. Икенче премиягә Илгиз Зәйниевнең «Чия тавы» пьесасы, өченче премиягә Зөлфәт Хәкимнең «Янгын» пьесасы лаек булды.

Айгөл Әхмәтгалиеваның «Яратып туялмадым» әсәренә Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус премиясе бирелде. Зөлфәт Хәким, Илфак Ибраһимов пьесалары кызыксындыру премиясенә лаек булды. Илфак Ибраһимовның шигъри тел белән язылган пьесасы легендар актер Мөхтәр Мутинга багышланган. Ул «Соңгы уен» дип атала.

«Яңа татар пьесасы-2019» конкурсына җибәрелгән пьесаларны жюри рәисе Разил Вәлиев, жюри әгъзалары Гали Арсланов, Фәрит Бикчәнтәев, Зөлфия Вәлиева, Айгөл Габәши, Әлфәт Закирҗанов, Илнур Закиров, Нурания Җамали, Нияз Игъламов, Олег Кинҗәгулов, Гөлшат Фәттахова, Илдар Хәйруллин, Гөлназ Хәсәнова бәяләгән.

«Борчылырлык проблемалар күп. Ләкин мондый конкурслар өмет уята. Татар театры яшәгәндә татар халкы яшәр», — диде конкурсның жюри рәисе Разил Вәлиев. Җиңүчеләрнең конвертларын ачкан артистлар — Илдар Хәйруллин, Зөлфия Вәлиевалар яңа пьесада үзләре өчен кызыклы рольләр булуын әйттеләр.

Конкурста җиңеп чыгучы пьесалар кулъязма хокукында махсус җыентыкта бастырыла, шулай ук театрларга сәхнәләштерү өчен тәкъдим ителә.

("Татар-информ")
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"