Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

580 кеше “Татарча диктант”ны “5”легә язган

Бүген “Татар-информ” матбугат үзәгендә “Татарча диктант” нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды. КФУның Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова сүзләренчә, катнашучыларның яртысыннан артыгы татар телен яхшы белүен күрсәткән.

“Әлеге акция икенче тапкыр зур күләмдә үткәрелде. “Татарча диктант” язуда 2017 елда 2 меңгә якын кеше катнашты. Россия буенча Мәскәүдә, Санкт-Петербургта - 50ләп, Волгоградта, Екатеринбургта – 10-15ләп кеше язды. Чит илдә, ягъни Казахстаннан – 50, шулай ук Германия, Канада, Гарәп Әмирлекләре, Украина, Чехия, Әзербайҗаннан күп милләттәшебез катнашып, үзләренең татар теле өлкәсендәге белемнәрен сынады”, - дип сөйләде Әлфия Йосыпова.

Аның әйтүенчә, барлыгы 2 мең эш кабул ителгән, аларның 300е - кәгазь вариантта, калганы интернет аша килгән. Язма эшләрне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе фән докторлары, фән кандидатлары ике атна тирәсе җентекләп тикшергән.

“Диктант тексты шактый катлаулы, 369 сүздән тора иде. Пунктуация ягыннан да авыр текст сайланды. Шулай да нәтиҗәләр шатланырлык: 580 кеше, ягъни 29 процент – «5»ле билгесенә, 540 кеше, ягъни 27 процент диктантны “4”ле билгесенә язган. Катнашучыларның яртысыннан артыгы татар телен яхшы белүен күрсәтте. “3”ле һәм “2”ле билгесенә язучылар да бар. Киләчәктә бу катнашучылар белемнәрен тагын да арттырып, алдагы елда да яхшы нәтиҗәләргә ирешерләр дип уйлыйбыз”, - дип белдерде Әлфия Йосыпова.

Исегезгә төшерәбез, 25 октябрьдә Казанда, Россиянең төрле төбәкләрендә, чит илләрдә “Татарча диктант” дип аталган акция үтте. Мәгълүм булганча, текст Аяз Гыйләҗевның “Җомга көн кич белән” әсәреннән алынган иде.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"