1 июньнән медицина хезмәткәрләре җәмәгать транспортында бушлай йөрүләрен дәвам итәчәк
1 июня 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Казан мэры Илсур Метшин муниципаль транспорт предприятиеләренә әлеге ярдәм чарасын дәвам итәргә кушты. 1 июньнән табиблар, волонтерлар, медицина персоналы җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Бүген безнең табиблар, бөтен медицина персоналы коронавирс белән чын көрәш алып бара. Безнең бурычыбыз һәм җаваплылыгыбыз — аларга тулысынча ярдәм итү. Әле ике ай элек кенә без табибларга, волонтерларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү билетлары бирү турында карар кабул иттек. Барлыгы пандемия вакытында 8 мең бушлай юл йөрү билеты бирелгән, алар ярдәмендә медицина хезмәткәрләре 265 мең сәфәр кылган», — диде ул.
Республиканың дәүләт медицина оешмаларында балалар һәм өлкәннәрнең планлы иммунизациясе уздырыла, оториноларингологлар, офтальмологлар, стоматологлар һәм акушер-гинеколог табибларының планлы кабул итүләре яңартылды. Пациентларны бары тик язылу буенча, төгәл билгеләнгән вакытта гына кабул итәләр.
Дәвалау учреждениесендә битлек һәм перчаткаларда булырга кирәк. Поликлиникага вакытыннан алда килмәү сорала.
Авыру билгеләре барлыкка килгән очракта, телефоннан табибны өйгә чакыртырга, авыруны гаилә әгъзаларыннан, бигрәк тә өлкән яшьтәге затлардан, хроник авырулары булган затлардан максималь рәвештә изоляцияләүне тәэмин итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә.

Автор: "Татар-информ"
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)