1-4 сыйныф укучылары 1 сентябрьдән бушлай туклана башлаячак
14 августа 2020
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан башкаласында 1 сентябрьдән башлангыч мәктәп укучылары бушлай тукланачак. Бу хакта Казан мэры Илсур Метшин Белем көнендә ачылачак «Ритм» 187нче күппрофильле яңа лицейда яшь әниләр — блогерлар белән очрашуда белдерде. «Быелгы яңалык — 1 сентябрьдән бөтен башлангыч мәктәп бушлай тукланачак. Без моңа тулысынча әзер», - диде шәһәр башлыгы. Метшин искәрткәнчә, мәктәптә туклану өлешендә барлык укучылар өчен дә тигез шартлар тудырылырга тиеш. «2005 елда мин Азинодагы бер мәктәпкә бардым. Ашханәнең сул ягында өстәлләрдә бәрәңге боламыгы, котлет, компот һәм ватрушка бар иде. Икенче якта - компот һәм ватрушка гына. Миңа директор беренчесе – ата-аналары туклану өчен түли ала торган балалар өчен, ә икенчесе - ата-аналары туклануга акча тапшырмаган балалар өчен, дип аңлатты. Ягъни бюджет хисабына алар компот һәм ватрушка гына алалар», - дип хатирәләре белән уртаклашты ул. «Минем өчен бу шок булды. Җиде-тугыз яшьлек балага монда компот эчкәнне, ә янәшәсендә котлет, сосиска, бәрәдге боламыгы ашауларын ничек аңлатырга? Ул чакта без барлык балалар да мәктәпләрдә бертөрле тукланырга тиеш дигән карар кабул иттек. Алар төрлечә укырга, киенергә мөмкин, әмма алар мәктәптә бертигез ашарга тиеш, бу безнең өчен өстенлекле», - диде Казан мэры. Аның сүзләренә караганда, 2006 елдан мәктәпләр авыр тормыш хәлендә булган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә яшәүче балалар саны буенча мәгълүматлар җыя башлый. «Узган уку елында бу 18 процент иде, иң авыр елларда 22-23 процентка кадәр җитте. Шәһәр бюджетына бу 338 млн сум тәшкил итә. Тик күп нәрсәдән баш тартырга мөмкин, әмма ашханәдәге гаделсезлектән түгел. Мәктәптә туклану бер үк төрле булырга тиеш — безнең өчен бу өстенлекләрнең берсе», - диде Метшин.
Ул заманча мәгариф оешмаларында мәктәп рестораннары булдырыла, диде. «Без мәктәп ашханәсе төшенчәсеннән күптән киттек, бу - мәктәп рестораны. Бу - яңа формат, ашау -эчү, сәламәт туклану өчен генә түгел, аралашу урыны да», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы. Татарстан Президенты карары буенча, 1-4 сыйныф укучылары 2020 елның 1 сентябреннән түләүсез туклана башлаячак. Хәзер республикада 1402 гомуми белем бирү учреждениесе бар, анда 433 мең 599 бала укый.
Фото: http://kzn.ru
ТАТАР-ИНФОРМ
Ул заманча мәгариф оешмаларында мәктәп рестораннары булдырыла, диде. «Без мәктәп ашханәсе төшенчәсеннән күптән киттек, бу - мәктәп рестораны. Бу - яңа формат, ашау -эчү, сәламәт туклану өчен генә түгел, аралашу урыны да», - дип нәтиҗә ясады шәһәр башлыгы. Татарстан Президенты карары буенча, 1-4 сыйныф укучылары 2020 елның 1 сентябреннән түләүсез туклана башлаячак. Хәзер республикада 1402 гомуми белем бирү учреждениесе бар, анда 433 мең 599 бала укый.
Фото: http://kzn.ru
ТАТАР-ИНФОРМ
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)