"ТАТАР СҮЗЕ" V Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды
14 марта 2025
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
13 март көнне "ШАЯН ТВ" телеканалында Халкыбызның иң мөһим мәдәни ел вакыйгасы – «ТАТАР СҮЗЕ» бишенче Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенең жюри утырышы узды.
Конкурс Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән "Татарстан - Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырыла. Премиаль фонд 2 000 000 сум.
Утырыштагы профессиональ жюри арасында Ркаил Зәйдулла, Илсөяр Ихсанова, Эльвира Әхмәтова, Илдар Хәйруллин, Ирек Хафизов, Луара Шакирҗан, Роза Әхмәдиева, Ирек Шәрипов, Гөлназ Шәйхиева, Флера Сәйфуллина кебек халкыбызның зур шәхесләре, танылган шагыйрьләре, язучылары һәм артистлары урын алды.
Әлбәттә, утырыш барышында жюри әгъзаларына җиңел булмады, көндәшлек бик көчле иде, чөнки быел да әлеге бәйге дөньяның төрле төбәкләрендә сибелеп яшәүче бөтен татар халкын берләштерде. Конкурста бөтен Россиядән 4500 кеше катнашып, татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр комиссия хөкеменә шигърият, проза жанрлары һәм махсус номинация буенча үзләренең бәйге эшләрен тәкъдим итте. Пермь крае , Свердлау өлкәсе һәм Башкортстанда яшәүче милләтәшләребездән дә эшләр кабул ителде. Шулай ук чит илләр – Казахстан, Үзбәкстан һәм Төркиядән катнашучыларның булуы – халкыбызның бәйгегә карата зур кызыксыну белдерүен тагын бер кат дәлилләде.
Кабул ителгән эшләр саны күп булуга карамастан, аларның эчтәлеге быел тагын да баерак. Жюри әгъзалары әйтүе буенча, эшләр бик көчле һәм зур игътибар таләп итә. Чынанан да катнашучыларның әлеге бәйгегә мәхәббәте зур, чөнки елдан ел берсеннән-берсе кызыклы һәм чын мактауга лаек эшләр кабул ителә.
"Әдәби иҗатны үстерү ягыннан шушы конкурның әһәмияте бик зур. "ТАТАР СҮЗЕ" – безнең телебезне, әдәбиятыбызны халык арасына тарату җәһәтеннән әһәмиятле гамәл. Г.Тукай, М.Җәлил һәм Һади Такташ кебек классикларыбыз белән бергә хәзерге заман әсәрләре дә яңгырый. 4000 артык эш тәкъдим иттеләр, бу сан елдан ел арт бара һәм безнең рухи потенциалыбызның зурлыгын күрсәтә", – дип үз фикерен белдерде жюри рәисе Ркаил Зәйдулла.
"Хәзер без – жюри әгъзаләре – бергә җыелышып, эшләрне карыйбыз. Бик кызу бәхәсләр бара. Әлеге конкурсның елдан ел бар яктан караганда да эшләрнең саны артуын һәм эчтәлеге ягыннан да баерак булын күзәтәбез. Әлбәттә, бик авыр, чөнки бер үк номинациядә һәм яшьтә булган балалар арасында эшләр бар яктан да камил. Тагын шуны әйтеп китәсем килә, без 4000 артык эш арасында балалар әти-әниләре, әби-бабалары бергә күмәкләшеп төшергән иҗат эшләрен җибәргән гаиләләргә аерым игътибар бирдек. Эчтәлек ягыннан килгәндә туган тел, туган як һәм Ватан турында темаларга да зур әһәмият бирдек", – дип уртаклашты «ТАТАР СҮЗЕ» бәйгесенең жюри әгъзасы, Элвира Әхмәтова.
"Бик күп катнашучылар булды, аларның барсын да карап чыгарга күп вакыт һәм тырышлык кирәк булды, чөнки һәрберсен тыңлап чыгу һәм бәя бирү шактый авыр әйбер. Шигъриятнең үзенең мелодикасы һәм ритмы бар. Шигырь – ул текстны гына уку түгел, сәнгати фаразлап һәм актерларча башкарып, җаныңны һәм тәнеңне хисләрне салырга кирәк. Шаккатып тыңлап утырдым: иң әйбәт шигырь сөйләүче – кечкенә балалар, 6-10 яшьлекләр. Алар чумып һәм тоеп башкаралар. Бу бик шатландыра", – дип үз хисләрен белдерде "ТАТАР СҮЗЕ" бәйгесенең жюри әгъзасы, Илдар Зиннур улы Хәйруллин.
Барлык эшләрне бәяләгәннән соң, жюри тарафыннан 37 җиңүче билгеләнәчәк. Аларның һәркайсына акчалата приз тапшырылачак. Быел әлеге грандиоз бәйге тагын да күбрәк премиаль фонд белән аерылып тора. Ул 2 000 000 сумны тәшкил итә. Җиңүчеләрнең исемнәре тантаналы рәвештә Гала-концертта билгеле булачак.
Искәртеп үтәбез, барлык катнашучыларга да рәхмәт хатлары электрон форматта җибәреләчәк. Безнең shayantv.ru һәм tnv.ru чыганаклары аркылы яңалыкларны күзәтеп барыгыз.

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:

ООО "Сельхозснаб"

АБД-дом там, где мы

АГРО-РОСТ

ИДЕЛЬ списание долгов

КАН АВТО

КОЛЬЦО

ЛОТОС-МЕД

Мастерская Мустаевой

Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова

Профсоюз ОАО "Татнефть"

СОЛИДКОРМ

ТАНК

ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»

Компания "Сабинские окна"

420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)