Марат Әхмәтов Татарстан халкын Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлады
27 апреля 2026
ТАТАРСТАН ЯҢАЛЫКЛАР
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готыф улы Әхмәтов Татарстан халкын Россия парламентаризмы көне уңаеннан котлады.
Ул билгеләп үткәнчә, 1906 елның 27 апрелендәге Дәүләт Думасының беренче эш көне Россиядә халык хакимиятенең ерак гасырлардан килгән традицияләрен, күпмилләтле халыкның гаделлек, демократия һәм Ватанга хезмәт итү кебек рухи-әхлакый кыйммәтләргә тугрылыгын гәүдәләндерә.
Марат Әхмәтов ассызыклаганча, бүген Россия парламент системасы ныклы традицияләргә таяна, ә илнең киләчәге аның нәтиҗәлелегенә бәйле. Аның сүзләренчә, Татарстанның закон чыгару моделе Россиядә көчле һәм абруйлы модельләрнең берсе булып санала.
Ул билгеләп үткәнчә, әлеге статус республиканың социаль-икътисадый үсешенә, гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә, милләтара тынычлык һәм татулыкны саклауга, шулай ук республикада яшәүче 175 халыкның кабатланмас мәдәни кодын яклауга юнәлдерелгән норматив база белән ныгытылган.
Әхмәтов әйтүенчә, Татарстан парламентарийлары фикере федераль дәрәҗәдә дә ишетелә, бу исә илнең закон чыгару системасын ныгытуга ярдәм итә. Ул шулай ук гомумдәүләт һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә муниципалитетларның вәкиллекле органнары депутатларының да мөһим роль уйнавын ассызыклады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Татарстанның бүгенге казанышларына хокукый нигез салган ветераннарга рәхмәт белдерде. Ул республика халкына сәламәтлек, иминлек, туган Татарстан һәм бөек Россия хакына яңа җиңүләр теләде.
Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Башка яңалыклар
Загрузка
ООО "Сельхозснаб"
Агро-Простор
АГРО-РОСТ
АО СЕТЕВАЯ КОМПАНИЯ
АРСКИЕ УСАДЬБЫ - СЕТЬ БАНКЕТНЫХ ЗАЛОВ
Дамилк Агро
ИП Набиуллин И.Х.
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ПАО "Таттелеком"
Производственная компания «Агромастер»
РАДУЙ
РМЗ- Кузембетьево
Санаторий "Бакирово"
СМУ-88
СОЛИДКОРМ
ТАМЛЕТТО
Теплица
ТЦ ПОРТ
ФК РУБИН
ЭНЕРГОБАНК
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)