Ведущие "Болгар радиосы"
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов "Үлмәс хит" номинациясе хакында.

Без алар белән «Болгар радиосы» нда очраштык. Әйе, очраштык сүзе бик урынлы булыр, чөнки һәрвакытта да юлда, гострольләрдә булучы артистларны «эләктереп» алу бик кыен. Безгә исә уңыш елмайды. Татарстанның халык артистлары Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов белән иҗат, планнар турында сөйләшер өчен юкка гына «Болгар радиосы» студиясен сайламадык, чөнки бик тиздән «Болгар радиосы» милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы җитәчәк, ә Зәйнәп ханым, Зөфәр әфәнде әлеге премиянең даими лауреатлары! 

- Зәйнәп ханым, самолетта очарга куркасыз икән диеп сөйлиләр. Әгәр дә чит илләргә чыгыш ясарга чакырсалар, шушы фобия аркасында баш тартыр идегезме?

З.Ф.: Андый баш тартулар булды, Австралиягә бармый калдык. Озак бит очасы, әгәр дә 4 сәгать чамасы гына булса, түзәр идем.
З.Б. : Поезд! Иң яхшысы безнең өчен поезд-тыныч, рәхәт. Хәзер хокук саклау органнары тарафыннан исерткеч эчемлекләр эчу, тәмәке тартулар да тыелгач, поезд аеруча да уңайлы транспортка әйләнде.

- Поездагыларның матур йоласы-ашау! Сез үзегез белән юлга ниләр аласыз?

З.Ф.: Элек пешкән йомырка да, кыздырылган тавык та, бутербродлар да калмый иде. Ике сумка азык-төлек белән вагонга кереп утыра идек, хәзер исә алай түгел. Гадәтләребез үзгәрде.
З.Б.: Яшь бара бит, аның кадәр ашау зыянлы да!

-Соңгы арада акча, банк темасы бик актуаль. Билаловлар гаиләсе акчаларын банктамы, әллә банкадамы саклый?

З.Ф.: Бер кулга алабыз да, икенчесе белән илтеп бирәбез. Минем фикерем-банкада саклау яхшырак!
З.Б.: Әй, әнә Зәйнәб апагыз кайдадыр салып бара инде, белгән юк. Банкларга ышануны бетерәләр бит. Күчемсез милектә сакларга кирәк акчаны, ул файдалырак та, отышлырак!

- Ә лотереяләрдә катнашканыгыз бармы?

З.Ф.: Мин катнашмыйм!
З.Б.: Хәтерлим, элек авылда бер лотерея бар иде. Анда безгә патефон чыкты. Шул вакытта товарлата яисә акчалата алу мөмкинлеге бар иде. Безнең гаилә акчалата алды. 96 сум! Безнең әлегә лотереядә бердәнбер отышыбыз!

- Хәйрия концертларында катнашасызмы?

З.Б.: Популяррак булга вакытта еш катнаша идек, еш чакыра иделәр. Хәзер инде үзебез барып, күреп ярдәм итәбез. Акча мошенниклар, кырыкалдарлар кулына китмәсен өчен.
-Популяррак вакытта дидегез, ә хәзер сез популяр түгелме әллә?
З.Ф.: Популярлык гомер буе бара алмый, билгеле, безне тамашачы хәзер дә таный, тамашаларыбызга йөри. 90-нчы елларда фанатларның кунакхәнәләрнең ишек-тәрәзәләрен ваткан һәм шул сәбәпле полиция хезмәткәрләрен чакырткан вакытлар да күп булды. Мондый популярлык артта калды. Бүген үзеңнең игелекле эшләрен белән кемгә дә булса ярдәм итә алсаң, файдаң берсенә тисә-шул яхшы! Беребез дә, бернәрсә дә мәңгелек түгел.

-Зөфәр әфәнде, сез әлифбаны үзлектән өйрәнгәнсез…

З.Б.: Әйе! Без 6 бала үстек, әти-әниләрнең вакытың алмыйм, эшләреннән аермыйм диеп, һәр иртә бераз иртәрәк торып, мин әлифбаны өйрәнә идем. Мәктәпкә инде укый-яза белүче укучы булып кердем.
-Китап укыганда кемдер сөйләшеп торса, музыка тыңласа, комачау итәме?
З.Ф. : Әгәр дә музыка яңгырап торса, ятлавы яхшырак! Моны белгечләр дә исбатлаган. Җырларыбызның шигырьләрен дә шулай ятлыйбыз.

- “Татарстан Яңа Гасыр” телеканалында “Кайнар хит” тапшыруы бара. Хит-парадтан узган җырчылар “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясенә лаек булалар. Ә сезне катнашучылар рәтендә күрмәсәк тә, “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасында үрә алачакбыз.

З.Б.: Әйе, аерым бер номинациядә җиңүче буларак. Белгәнегезчә, 4-нче “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясен тапшыру тантанасы үзенчәлекле булачак. Премияне оештыручылар күп төрле номинацияләр дә булдырды. “Кайнар хит” тапшыруы җиңүчеләре белән беррәтән башка җырчылар да чыгыш ясыячак. Сюрпризлар күп булачак.

- Сездә нинди номинация?

З.Б.: 4-нче “Болгар радиосы” милли музыкаль премиясендә без “Үлмәс хит” номинациясендә тәкъдим ителдек.
-“Үлмәс хит” дигәч тә, бар реперуарыгыз күз алдына килә...
З.Ф. : Чынлап та, безнең җырларны тамашачы җылы кабул итә, төрле мәҗлесләрдә башкарыла. Әмма бу очракта сүз “Гомерләр зая узмасын” җыры турында бара.

- Һәр җырчы яңа күлмәкләр тектерә. “Болгар радиосы” милли музыка премиясенә әзерлек башландымы әле?

З.Ф. : О, мин бик өлгер кеше булып чыктым. “Болгар радиосы” милли музыка премиясе дизайнеры Зарина Бабадңанова белән очрашып күлмәкләрнең эскизларын ясадык, тукымалар сайлыйсы гына калды.

-“Болгар радиосы” милли музыка премиясен тапшыру тантанасының тагын нинди серләрен укучыларга чишә аласың?

З.Ф. : Бу елны сценарийга зур басым ясалган. Галиәсгар Камала исемендәге татар академия дәүләт театры сценаристлары алынган икән. Бик зәвыклы, матур, тәмле тамаша булачагына ышанычыбыз зур!




Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"