Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

“Болгар” радиосы хәбәр итә: 17нче февраль Татарстанда “кызу” һава торышы көтелә!

“Оливье”лы табын артыннан торып, яңа ел тамашаларын ахыргача карап бетереп, көндәлек эш тәртибенә әкренләп күчеп барабыз кебек... Календарь битенә  күз салыйкчы... Озын кышның  яртысына  җиткәнбез түгелме?
Ә бит  кайчан гына шау-гөр китереп, 2017нче  елга йомгак ясап, яраткан җырчыларыбызга  “Алтын йолдыз” милли музыкаль премияләрен тапшырган идек...
Вакытның агымсудай акканы һәм  гомер тиз узуы турында  уйланып фәлсәфәгә бирелмик.  Яңа баскан 2018 елда безне бит  тагын да кызыклырак чаралар көтә. Шуларның берсенә инде күп калмады... Тиздән безне 2018нче  ел кышының  беренче һәм иң кайнар концерты көтә.
Февраль аена һава торышын  караган тамашачыларыбыз күргәндерме-юкмы: 17нче февраль Татарстанда бик кызу булачак! Бу аңлашыла да,  эстрадабызның иң якты 30 йолдызы “Пирамида” концертлар залында җыелып,  иң кайнар хитларын башкарса, ни буласын күзаллап кара. Һәркемгә таныш: сиксәнеңче, туксанынчы, ике меңенче елларның  кайнар хитларына кушылып биисең килсә, “Болгар” радиосы хитлары концертына кил!  
Радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов сүзләренчә: “Бу концерт уйландыра, моңлата, җырлата  һәм шул ук вакытта биетә торган булачак. Һәр буын үз рухи азыгын таба алачак”.
Өч буынны берләштерә алырлык концертлар моңарчы юк иде. “Болгар” радиосы бу очракта үз слоганына җавап бирә: “Без – Татарстанда беренче”!
Залны балкытачак  йолдызлар белән дә танышып китик.   Аларның саны, алда әйтелгәнчә,  өч дистәгә якын: Винера Ганиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Зөхрә Шәрифуллина, Зөфәр Хәйретдинов,  Әнвәр Нургалиев, Рөстәм Гыйлфанов,Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Сәләхов, Рәсим Низамов, Резидә Шәрәфиева, Ильвина, Раяз Фасихов, Алинә Шәрипҗанова, Лидия Әхмәтова, Илсөя Бәдретдинова, Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар, Ләйсән Гимаева, Руслан Кираметдинов, Рәфинә Ганиуллина, Илнар Миранов, Динә Закирова, Айнур Моратов, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Винарис Илъегет һ.б. Татарстанлылар яраткан радио алып баручыларының назлы тавышларын ишетеп кенә  түгел,  үзләрен дә зәвыклы сәхнә киемнәреннән күрә алачак.
    Кышкы озын кичне ничек кыскартырга һәм  җылытырга икәнне белдегезме?
    17нче февраль «Пирамида» концертлар залында 18:00 дә очрашканчыга кадәр!



Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"