"Сагыну" хәтер кичәсе. Әлфия апабыз безнең белән хушлашырга теләмәде...
18 октября 2017
"Болгар радиосы" яңалыклары
" ... Беләбез бүген дөньяның
Моңнары кемдә генә, -
Сыя да бетә икән ул
Сандугач йөрәгенә..."
Кичә “Пирамида” концертлар залында көзнең иң шау-шулы, бәхәсле, ләкин шул ук вакытта күңел кылларын тибрәтергә, йөрәкнең иң ерак почмакларында яшеренгән хисләрне уятырга сәләтле булган хәтер кичәсе узды. Татар халкының яраткан кызы, бөек җырчысы, Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган бу кичә “Болгар радиосы” тарафыннан оештырылды һәм без зур концерт тамашачыларның күңелендә әле озак вакыт җылы хатирә булып сакланыр дип өметләнеп калабыз.
Татар халкының моңлы сандугачын һәм күренекле җырчысын онытып булмый, дөресрәге, аны онытырга ярамый да. Нәкъ шушы идея “Сагыну” исемле хәтер кичәсе нигезендә дә ята иде. Әлфия Авзалова тавышы әле дә колакта чыңлый, ә аның җырлары күңелне иркәли һәм әрнү тулы йөрәкнең сагышын баса. Шушы җырларны тагын бер кат ишетергә, Әлфия апаны видеокэкраннар аша булса да күрергә диеп, “Пирамида” концертлар залына бихисап күп халык җыелды һәм залда бу кичтә алма төшәрлек тә урын булмады. Басып караучылар да юк түгел иде.
“Сагыну” хәтер кичәсе Әлфия апа Авзалованың бар иҗат юлын колачлады. Аның тормыш йомгагын тамашачы белән артистлар әлеге кич дәвамында сүттеләр: яшьлек чорын тасвирлаудан башланып киткән әлеге кичә килгән кунакларны Әлфия Авзалованың соңгы көннәренә кадәр алып килде. Видеоэкраннар аша бөек җырчыбызга багышлап төшерелгән язмалар берсен-берсе алыштыра торды, соңыннан исә җылы киңәшләр яңгырады, канатлы сүзләр әйтелде, ә, иң мөһиме, үлмәс һәм легендар җырлар яңгырады. Экраннар аша Әлфия апабыз тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, җырларын сузган булса, сәхнәдә аның җырларын популяр татар җырчылары дәвам итте. Бер буынның икенчесенә алмашынуын һәм чорлар үзгәрешен шушы видеоалым аеруча яхшы күрсәтте.
Татарның горурлыгы булган Әлфия апага әйтәсе сүзләребез һәм җиткерәсе уй-фикерләребез әле бихисап, әмма әлеге хатлар, кызганыч, адресатына гына тапшырылмас инде..Шуны истә тотып, “Болгар радиосы” Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган “Сагыну” флешмобын уздырды. Әлфия апа һәркем өчен үзенеке: кем өчендер сердәшче, кемгәдер киңәшче, юатучы, кумиры һәм тормыш маягы... Аңа әйтергә теләгән сүзләрен, җырчыбыз белән бәйле хатирәләрен тыңлаучыларыбыз радиога юлладылар. Ә кичә эчтәлеге белән беркемне дә битараф калдырмаган хатлар “Пирамида” сәхнәсеннән яңгырадылар. Ә килгән бар хатлар арасыннан иң тетрәндергеч һәм олы хатирәле хат юллаучы Кукмара районыннан Нурзидә ханым Әлфия Авзалованың якты истәлегенә багышланган “Сагыну” исемле хәтер кичәсенә чакыру билетлары белән бүләкләнде.
“Сагыну” исемле хәтер кичәсе видеоязмалар, ретро җырлар, Әлфия Авзаловага юлланган хатлар белән үрелеп барды. Кичәнең кульминацион өлеше – саубуллашу булды. Бар зал бердәм булып торып басты һәм Әлфия апаның репертуарында булган “Юл җыры”н бергә башкарды. Бу алдан уйланылган адым да, режиссер алымы да түгел иде, ә тамашачының бары тик Татарстанның халык артистын зурлап олылавы иде.
“Сагыну” кичәсе видеоэкраннардан күрсәтелергә тиешле Әлфия Авзалованың “Әлфия апагызны онытмагыз!” сүзләре белән тәмамланырга тиеш иде, әмма көтелмәгән техник сәбәпләр аркасында бу мөрәҗәгать экраннарга чыкмады. Әлфия апабыз безнең белән хушлашырга теләми...

Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
Федеральное государственное бюджетное учреждение «Российский сельскохозяйственный центр»
Ассоциация "Семена Татарстана"
Мебельная территория
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
ООО «Пестречинка»
Официальный дилер ряда марок легковых автомобилей. ТрансТехСервис
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Финпром
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Вот такие окна"
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)