Баннер в шапке
МЕНЮ
РАДИО ЕШЛЫКЛАРЫ
Азнакай
107,1 FM
Аксубай
104,3 FM
Актаныш
103,1 FM
Апас
104,4 FM
Әбсәләм
105,3 FM
Әлмәт
92,9 FM
Базарлы матак
107,1 FM
Балык бистәсе
104,9 FM
Баулы
107,5 FM
Биләр
101,7 FM
Болгар
106,0 FM
Бөгелмә
101,7 FM
Буа
100,3 FM
Зәй
106,6 FM
Кадыбаш
105,2 FM
Казан
91,5 FM
Кайбыч
106,1 FM
Кама тамагы
71,51 FM
Кукмара
107,9 FM
Лениногорский
102,1 FM
Мамадыш
106,2 FM
Минзәлә
107,3 FM
Мөслим
100,0 FM
Нурлат
104,7 FM
Олы Әтнә
71,42 FM
Сарман
107,8 FM
Теләче
106,1 FM
Түбән Кама
102,6 FM
Чирмешән
107,7 FM
Чистай
103,0 FM
Чүпрәле
91,0 FM
Шәмәрдән
102,3 FM
Яңа чишмә
107,0 FM
Яр Чаллы
105,5 FM
ЭФИРДА
Эфирны тыңлау
Эфирны карау

"Сагыну" флешмобы дәвам итә...Сездән килгән хатлар.

Ә миңа Әлфия Авзалова болай истә калган:

Мин бәләкәй чакта безнең өйнең түр почмагында бәләкәй генә радиоалгыч бар иде. Әлфия апа җырлаганын ишетсәм, тимер карават башына йөгереп менеп китә идем дә колагымны радиоалгычка куеп тыңлый идем, чөнки радиоалгычның тавышы күпме боргаласаң да, үзе кырыннан китми иде.

Аннан соң үсә төшкәч, 5-6 нчы классларда берничә сәгать укыганнан соң Әлфия апаның концертын карарга мәктәптән укучыларны клубка алып бардылар. Әлфия апа ап-ак күпереп торган итәкле капрон күлмәк киеп, “бээээээ, диләр, бэээээээээ, диләр, башка берсүз әйтмиләр”, дигән сүзләр кергән җырны җырлаганы һаман да күзалдында тора. Ул нинди җыр булгандыр, балалар өчен булгандыр инде сарык бәрәннәре турында.

Аннан җәй көннәрне клуб яннарында халыкка концерт куйганнары истә, анда әйтәләр иде инде, Әлфия апа балаларын да алып килгән икән дип. Безнең ул балаларны бик күрәсе килә иде. Без авыл балаларына андый Бөек кешенең балалары нинди икәне кызыксындыра иде.

Без бәләкәй чактан ук Әлфия апаның моңын аңлап, борылышларына кадәр игътибар итеп тыңлый идек.

Аның үлү хәбәре дә бик авыр тәэсир итте. Андый талантлар аз бит ул... Илһам Шакиров, Фәридә Кудашева......

Әлфия апаның авыр туфрагы җиңел булсын, искә алу сүзләре аңа дога булып барсын.

Аның җыры да, үзе дә сөйкемле иде.

Актаныш районы. Ләлә апагыз, 68 яшь.
Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Баннер в футере
ООО "Сельхозснаб"
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КАН АВТО
КОЛЬЦО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ТАНК
ЦДМ
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
Компания "Сабинские окна"