Республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр сайлауларда катнаша алсын өчен кирәкле шартларны шактый яхшыртканнар
12 сентября 2020
"Болгар радиосы" яңалыклары
Республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр сайлауларда катнаша алсын өчен кирәкле шартларны шактый яхшыртканнар. Бу хакта бүген журналистларга Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев белдерде.
Катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә һәм финанс кыенлыкларына карамастан, республика җитәкчелеге аз хәрәкәтләнә торган төркемнәр тавыш бирә алсын кирәкле техник җиһазларны сатып алган. Андрей Кондратьев белдерүенчә, инвалидлар өчен махсус кабиналар барлыкка килгән, начар күрүчеләр өчен махсус методик белешмәләр алынган, начар ишетүчеләр өчен сурдотәрҗемә каралган. Сайлау участокларына килгән инвалидларны урамнан тиешле җиргә озатып куярга да ярдәм итәләр. Авырган,авыруны караган, яки башка сәбәпләр белән сайлау урынына бара алмаучылар иртәгә сәгать икегә кадәр өйгә комиссия әгъзаларын да чакырта ала. Аларны шалтыратып та чакырырга була, язмача мөрәҗәгать тә калдырырга мөмкин.
"Болгар радиосы"ның "Яңалыклар" хезмәте

Башка яңалыклар
Загрузка
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
ООО "Сельхозснаб"
АБД-дом там, где мы
АГРО-РОСТ
ИДЕЛЬ списание долгов
КАН АВТО
КОЛЬЦО
ЛОТОС-МЕД
Мастерская Мустаевой
Общественный Фонд татарской культуры Республики Татарстан имени Рашита Вагапова
Профсоюз ОАО "Татнефть"
СОЛИДКОРМ
ТАНК
ЦДМ
ООО «ДаМилк-Агро»
Компания "Сабинские окна"
420015, Россия, Республика Татарстан,
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
При любом использовании материалов "Болгар радиосы" ссылка (для сайтов - гиперссылка на bolgarradio.com) обязательна.
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)