Наилә Гыйбадуллина "Татарча диктант" акциясендә катнашты!

"Татарча диктант" акциясендә чит илдә яшәүче татарлар да катнашкан. Әйтик, Истанбул университетының әдәбият факультетында узган “Татарча диктант” акциясендә катнашучылар диктантны “бишле” һәм “дүртле” билгеләренә язган. Бу хакта Төркия яшьләре бүлеге вәкиле Айгөл Галиуллина хәбәр итә.
“Ике графикада яздылар: латин һәм кирилл. Күбесе кирилл әлифбасын белми. Диктант язарга азәрбайҗан, украин һәм төрек милләте кешеләре дә килде. Гомумән, бездә “дүртле” һәм “бишле”гә генә укучылар килгән икән, күбесе “бишле” билгесен алды. Егерме яшьтән алып, алтмыш яшькә кадәр утыздан артык кеше катнашты”, - диде ул.
Айгөл Галиуллина сүзләренчә, диктантны язучылар арасында текст бераз авырлык тудырган. “Кешеләр кайбер җөмләләрне авырлык белән язган. Әмма һәммәбезгә дә диктант язу ошады”, - ди ул.
Диктантта Газиз Мөхәммәтшинның “Саумысыз, аккошлар!” әсәре укылган. Текстны Айгөл Галиуллина үзе укыган. “Диктант язганнан соң җыелышып, табын артында чәйләр эчтек. Текстларны шунда ук тикшердек, хаталарны күрсәттек. Фикерләр алыштык”, - дип сөйләде ул.
("Татар-информ")
г.Казань, ул. Максима Горького, 15
Используя настоящий сайт, вы обязуетесь выполнять условия данного соглашения.
На настоящем сайте могут демонстрироваться табачные изделия. Курение вредит вашему здоровью. (18+)
Этот сайт использует cookie-файлы, в том числе собираемые системами аналитики «Яндекс.Метрика» и LiveInternet - для сбора и хранения данных в целях улучшения работы сайта и анализа трафика. Подробнее - в Политике cookie и Политике обработки персональных данных.
Настройка cookie
Нужны для работы сайта, безопасности, оформления заказа и сохранения выбранных настроек cookie. Эти файлы нельзя отключить.
Помогают запоминать выбранные настройки сайта: язык, регион, параметры интерфейса и другие удобные функции.
Помогает понимать, как посетители используют сайт, какие страницы открывают и как можно улучшить работу сайта.
Яндекс.Метрика и LiveInternet запускаются только после включения статистики или выбора «Принять все».
Используется для рекламных пикселей, ретаргетинга, оценки эффективности рекламы и персонализации предложений.
