Мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында урнашкан сайлау участокларында сайлаучылар укучылар белән очрашмаячак.
11 Сентября 2020
"Болгар радиосы" яңалыклары
Эш тәртибе укучыларга зыян килмәслек итеп оештырылган. Бу хакта Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, участоклар 648 мәктәптә һәм вузда эшләячәк. Һәр белем бирү учреждениесе җитәкчесе сайлаучылар һәм укучылар очрашмавын кайгырта. Андрей Кондратьев мәктәпләр штатлы режимда эшләвен, бары тик расписаниедә махсус төзәтмәләр кертелүен әйтте. «Каядыр дәресләр саф һавада, спорт объектында, музейда уза. Мәгариф министрлыгы бу сорау белән шөгыльләнә. Бүген дә берничә белем учреждениесенә барачакмын», — диде. «Белем бирү учреждениесендәге сайлау участогы — иң куркынычсыз урын. Анда термометрия үтмәгәннәрне кертмиләр, тулысынча дезинфекция үткәрелә. Шуңа күрә проблемалар күрмим», — диде Андрей Кондратьев. Шулай ук Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе сүзләренчә, Республикада сайлауларда 20 меңгә якын күзәтүче катнашачак.
Фото: Солтан Исхаков
Чыганак: ТАТАР-ИНФОРМ
Башка яңалыклар
Шәрехләмә
0
Шәрехләмә калдыру
Авторизуйтесь, чтобы оставить комментарий:
Хит-парад
Ошаган җыр өчен "Болгар радиосы"ның ВКонтакте рәсми төркемендә тавыш бирә аласыз
1

Яңа кәтүк түти
0
Виталий Агапов
№ 520 7112 тавыш
2

Урсал тауда
0
Арслана
№ 521 6204 тавыш
3

Татарстан
0
Анастасия Макарова
№ 524 6089 тавыш
4

Шәптән түгел
0
Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар
№ 526 328 тавыш
5

Гөрләвекле балачак
0
Лилия Муллагалиева
№ 529 309 тавыш
6

Нинди рәхәт бит ул безнең өебез
0
Алсу һәм Азат Фазлыевлар
№ 527 230 тавыш
7

Син кайларда, җаным
0
Айдар Тимербаев
№ 525 219 тавыш
8

Беренче мәхәббәт
0
Радик Миңнебаев
№ 523 207 тавыш
9

Ышанам
0
Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновлар
№ 528 195 тавыш
10

Чиялектә
0
Винарис Илъегет
№ 522 186 тавыш
Тавыш бирү өчен сылтама: ХИТ-ПАРАД
Шулай ук "Кайнар хит" тапшыруын шимбә иртәнге 10.00-11.00 "Татарстан-Яңа Гасыр" каналында карагыз